Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Барсы да үзебездән тора

    Гагарин микрорайонында яшәүчеләр район башлыгы Валерий Чершинцев белән үзләренең проблемаларын тикшерделәр.

    Анда шулай ук район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Салихов, Россия эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча бүлек начальнигы Алексей Лобанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гафуров, шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Дмитрий Пирогов, "Тетюши Жилсервис" ҖЧҖ җитәкчесе Анатолий Полозов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Полозов катнашты.

    Кичке вакытларда балалар мәйданчыгында яшьләр җыелып ятуы, тәртипсезләнүләре, үзләреннән соң чүп-чар калдырулары, балаларга ял итәргә һәм уйнарга комачаулаулары турындагы борчулы мөрәҗәгатьләр биредә яшәүчеләр белән очрашуга сәбәпче булды. Моннан тыш, киләчәктә уен мәйданчыгын төзекләндерү мәсьәләсе дә тикше­релде. Җыелучылар мәйданны томалаган карт агачларны кисүне со­радылар.

    Очрашуда ишегалдыннан "Перекресток" кибетенә кадәр тротуар җәю мәсьәләсе дә күтәрелде. Участковыйның биредә сирәк булуына да зарландылар.

    Җыелыш нәтиҗәләре буенча мәйданчыкка өстәмә спорт конструкциясе урнаштыру һәм футбол капкасына челтәр тарттыру турында карар кабул ителде.


    Валерий Чершинцев шәһәр башкарма комитетына корыган агачларны кисүне, тәмәке тартуны тыю турында тамгалар урнаштыруны һәм мәйданчык территориясендә спиртлы эчемлекләр эчүгә каршы эш оештыруны йөкләде. Без яшәгән районның җитешлеге, безнең үзебездән тора, - диде район башлыгы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: