Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бары тик алга барырга

Кече һәм урта бизнесны актив җәелдерергә - Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдына шундый бурыч куя.

Районыбыз җитәкчелеге салада, авыл хуҗалыгында эшләргә, эшкәртү производствосын җәелдерергә теләүчеләр белән максатчан эш алып бара. Илдә кризис булуга карамастан, республикабызда дәүләт ярдәме чараларының берсе генә дә бетерелмәде.

Тәтешлеләр кече һәм урта эшмәкәрлек субъ­ектларына субсидияләр алу өчен бизнес-проектлар конкурсларында актив катнашалар. Сишәмбе көнне Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында сүз эшкуарларның тормышын ничек җиңеләйтү, аларның санын арттыру, салым күләмнәрен киметү, банкларның кредит сәясәтен үзгәртү турында барды, анда Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бу мәсьәләләр үзләрен, гаиләләрен, шулай ук аларда эшләүчеләрнең гаиләләрен тәэмин итәрлек шәхси эшләрен ачарга кыюлыклары җиткән актив кешеләр өчен актуаль. Эш шәхси муллыкта гына түгел, ә тагын да киңрәк - алар район, республика, илебез җитешлеге хакына хезмәт итәләр.

Шуны да әйтергә кирәк, район бюджетына кергән салым һәм башка түләүләр суммасының өчтән берен фермаларда, кырларда, производствода һәм предприятиеләрдә эшләүче эшкуарлар тәэминитәләр.

МАРИЯ ГЫНА ТҮГЕЛ
Лизинг-грант алучыларның район исемлегендә көчсез зат вәкиле фамилиясе - Приказчикова ике тапкыр очрый. Хәер, биредә сүз "көчсезлек" турында бармый. Киресенчә, аның тәвәккәллеге, үҗәтлеге һәм үз идеяләрен алга сөреп, аларны тормышка ашыра белүе турында. Аның проекты - киң колачлы: 300 башка исәпләнгән сарык фермасы төзү. Әлеге кыю ханымның эшләре ничек баруы хакында без Монастырскийга килгәч белдек.

Мария Васильевна ту-мышы белән шушы авылдан, әмма күпчелек шәһәрдә яшәгән: мәктәпне тәмамлагач Ульяновскига киткән, шунда гаилә корып, яраткан эше белән (белеме буенча педагог) шөгыльләнгән, 2 бала тәрбияләп үстергән.

- Фермерлык белән 3 ел элек, очраклы гына шөгыльләнә башладым, - дип сөйли Мария. - Әнием вафатыннан соң, сәламәтлеге какшап киткән әтиемне карарга дип авылга күчеп кайттым. Хуҗалык, бигрәк тә умарталык игътибар таләп итте. Бервакыт әти: "Әйдә чебешләр үрчетәбез", - диде. Инкубатор алып, чебешләр чыгардык. Әти тернәкләнеп китте, шуннан соң сарыклар алу уе туды - авылда яшәгәч, хуҗалыксыз булмый бит, - бусы да әти нияте. Үрнәк алырлык кеше бар. Туганым Александр Королев элиталы токымлы сарыклар белән шөгыльләнә, дәүләт ярдәме алды.

Рөстәм Миңнеханов стратегиясе кече һәм урта бизнесның ышанычлы гарантиясен тәэмин итә.
Мария эшкә җитди караган. Маллар асрау, ашату, дәвалау, үрчетү буенча махсус әдәбият укыган. Интернет аша сарык үрчетүчеләр белән элемтәгә кергән һәм төпле карарга килгән. Романов токымлы 13 сарык алганнар.

"Минем өчен бәхетле сан ул, - диде елмаеп фер-мер. - Әтием вафатыннан соң сарыклар карап юаныч таптым".
Шулай итеп, база булдырып, тәҗрибә туплап, дәүләт ярдәме алу өчен конкурсларда катнашырга уйлый. Гаилә фермасы булдыру өчен "Лизинг-грант"та катнаша. Җиңә.
Хәзер бер генә бурыч - алга барырга. Җир, җиһазлар бар, ферма төзелә. Ире Аркадий һәр эштә булышчы, аның төзелештә эшләве бик тә ярап куйган. Әле ул - уй-лап табучы да.

ИРТӘГӘГЕ КӨН ПЛАННАРЫ
Кечкенә авылда бизнесны җәелдерү турында сөйләшә-сөйләшә, без аның биләмәләрен карап чыктык. Ферманың түбәсе ябылган, каралтыда 80нән артык сарык һәм 100 бәрән.
- Фермерлык белән шөгыльләнүнең бөтен барышы минем тормышыма тамырдан үзгәреш кертте һәм уңый йогынты ясады дип саныйм, - дип фикерләре белән уртаклаша әңгәмәдәшем. - Махсус бернәрсә дә эшләмәдем, бары тик ихластан теләргә генә кирәк, шунда барсы да син дигәнчә булачак, мин моңа ышанам.

Авыл хуҗалыгына бөтен көчен һәм яратуын багышлаган элекке шәһәр хатынының тормышка өмет белән каравы гаҗәпләндерә. Катлаулылыклар бар, әлбәттә, бернәрсә дә җиңел генә бирелми. Көндәлек авыр хезмәт (әлеге хуҗалыкта ялланган 2 кеше генә эшли, планнарда - эш урыннары бар), кредитлар, төзелеш, азык проблемасы, җир рәсмиләштерү һәм башкалар - бу хакта сүз булмады. Җитештерелгәнне сату (йон, ит, тире, эшкәртү) һәм киләчәк хакында сөйләштек. Сарык ите - диетик, экологик чиста ризык, проблемалар булмаска тиеш. Мария хыялы белән дә уртаклашты: Монастырскийга дорпер кайтару - әлегә республикада андый токым юк.

- Аларның йоннарын кыркырга кирәкми, чирләргә дә бирешмиләр, - дип уртаклаша фермер.
Әмма бу инде башка тема. Омтылырлык нәрсәләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X