Башчы авыл клубында «Зирәклек яше» исемле күңелле әңгәмә кичәсе булып узды
Кичәдә гаилә бәхете сере белән уртаклашты.
31 октябрь Башчы авыл клубында «Зирәклек яше» исемле күңелле әңгәмә кичәсе булып узды. Бу хакта Башчы авыл клубы хәбәр итә.
Кичәдә һәркем ире яки хатыны белән танышу тарихын сөйли алды, гаилә бәхете сере белән уртаклашты. Шулай ук гаиләләр өчен иҗади, нәфис һәм кулинар конкурслар уздырылды, биредә һәркем татар милли ризыгы «Чәк-чәк» әзерли алды. Аннан табышмакларны чиштеләр һәм гаилә турындагы мәкальләрне искә төшерделәр.
фотоларны Башчы авыл клубы тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев