Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башта улыңа шалтыратырга иде

Полициягә узган атнада 47 хәбәр кергән.

Шулар арасында - өчесе җинаятьләр турында. Кыйнау очраклары теркәлгән (тикшерү материалы), Башчыда законсыз рәвештә спирт кушылган сыеклыкны сатуга контроль сатып алу уздырылган. Урланган машиналар исәбендә торган транспорт белән идарә итүче Апас кешесе тоткарланган.
Килдеш кешесе белән бәхетсезлек очрагы булган, ул умарта корты чагудан үлгән.
94 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шул исәптән 16сы җәмгыять урынында исерек хәлдә булганы, 72се юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганы, икесе салган килеш машина белән идарә иткәне өчен тоткарланган. Штраф түләү урынына ике мотоцикл һәм өч машина куелган.
Бер район кешесе алдакчылар кулыннан зыян күрә. Улын күңелсезлекләрдән йолып калу өчен, ул алдакчылар коткысына бирелә һәм аларга 80 мең сум акча күчерә. Бары тик шуннан соң гына ул улына шалтырата, һәм аның бернинди дә юл-транспорт фаҗигасенә эләкмәвен, барсы да тәртиптә булуын белә.
Атналык вакыйгалар турындагы хәбәрләр эшлекле дүшәмбедә дә яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев