Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Батырлар белән горурланабыз

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан булып узган күмәк велоузышка өч йөзгә якын тәтеш­ле җыелды.

    Старт игълан ителер алдыннан, анда катнашучыларга “Батырлык” пат­риот клубы активистлары тарафыннан ике йөздән күбрәк Георгий тасмасы тапшырылды. Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучылары Алексей Розов белән Антон Андриянов Җиңү символы беркетеп, үзләренең  фронтта булган бабалары, һәм оныкчыкларының алар белән горурланулары, хакында уртаклаштылар. 

    “Матур гадәтләрне без һәрчак хуп­лыйбыз, – дип хәбәр иттеләр Тәтеш РЭЧ вәкилләре. – Спортны яратабыз һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз”.

    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов ярышта катнашучыларны сәламләп, болай диде: “Халкыбызның зур югалтулар кичерүе бәрабәренә Ватан бәйсезлеген җиңеп алган ул чактагы героик вакытлар бездән торган саен ерагая бара. Әлеге изге көн алдыннан без сугыш ветераннары белән очраштык. Районыбызда алар нибары 17 кеше калды, һәм безнең изге бурыч – хәзерге тыныч тормыш өчен мөмкин булган һәм булмаганның барысын да эшләгән кешеләр турындагы истәлекне саклау”.

    Лина ТИХОНОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 16 май 2018 - 16:25
      “Созидатель” ПТК ҖЧҖ Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенең төп бинасын капиталь ремонтлый.
    • 31 октябрь 2016 - 06:42
      “КАРУСЕЛЬКА” 1 ноябрьдән "КАРУСЕЛЬКА" балалар уен мәйданы эшли башлый. Адресы: Боголюбов урамы, 29нчы йорт, "БАРС" спорт-сәламәтләндерү үзәге, 2нче кат.
    Ночной режим