Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Батырларның исемнәрен мәңгеләштерделәр

    Чуаш Тайбасында мемориаль комплекс ачу тантанасы булды.

    Авыл кешеләре белән әлеге әһәмиятле вакыйга шатлыгын уртаклашыр­га район башлыгы урынбасары Евгений Курков, Чуашия милли конгрессы президенты Николай Угас­лов, Чуашия Республикасы һәм Росс­ия Федерациясенең атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, профессор Раиса Ерусланова, Чуашиядә гомер кичерүче,  тумышлары белән Татарстаннан булучыларның “Палхар” якташлык рәисе Татьяна Маркелова килде.

    “Мемориаль комплекс ачу – Кошки-Новотимбаево авыл җирлеге, шулай ук бөтен Тәтеш районы өчен дә мөһим вакыйга. Күптән түгел без Җиңү көнен билгеләп үттек, һәм бүгенге чара да безнең тыныч тормышыбыз хакына гомерләрен бирүчеләргә багышлана”, – дип билгеләп үтте Евгений Гаврилович.

    Биш авыл җирлегенең торак пунктларыннан Бөек Ватан сугышы батырлары һәм анда катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерелгән һәйкәлдән тыш, тыл эшчәннәре һәм Тайба-Таушевода туган, Чуашия АССР Югары советы президиумы рәисе Семен Матвеевич Ислюков турындагы истәлекне яктырткан мемориль такталар комплексның бер өлеше булып тора. “Ул үзенең бар гомерен Чуашия Республикасына багышлады. Аның үсеше әлеге бөек кешенең исеме белән бәйле”, – диде Николай Угаслов. “Һәр халыкның үз тарихы бар. Тарихта үз эзен калдыручы кешеләрнең һәрбер йөз ел саен барлыкка килеп торуы күренә. Әлеге җир гаҗәеп кешене үстергән, аның гражданлык карашы нәкъ тә менә биредә барлыкка килгән”, – диде Раи­са Ерусланова.
    Семен Ислюковның бертуганының кызы Татьяна Маркелова район администрациясенә, Володар Тимофеев җитәкчелегендәге инициативалы төркемгә һәм Кошки-Новотимбаево башлыгы Сергей Гавриловка мемориаль комплексны торгызуда катнашкан өчен рәхмәт белдерде. Районның чуаш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе дә, үз чиратында, Чуашиядән килгән кунакларга ихтирам хисләрен җиткерде һәм аларга Владимир Верияловның “Чуаш торак пунктлары” дигән китапны бүләк итте.

    Һәйкәл төзелеше җирлектәге гражданнарның үзара салым программасы буенча җыелган акчага һәм районның чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Володар Тимофеев күрсәткән иганә ярдәмендә ел дәвамында алып барылды. Сергей Гаврилов мемориаль комплексны торгызуда ярдәм иткән өчен шәхси эшкуар Лео­нид Григорьевичка һәм “Агро-Союз” ҖЧҖ директоры Сергей Полянскийга Рәхмәт хатлары тапшырды.

    Мәртәбәле кунаклар һәм авыл кешеләре рәсми өлештән соң һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, Дан аллеясенә чыршылар утыртуда катнаштылар.

    Район мәдәният йорты артистлары, ирле-хатынлы Старшининнар тарафыннан авыл кешеләре һәм кунак­лар өчен музыкаль, шигъри номерлар әзерләнгән иде.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 16 май 2018 - 16:25
      “Созидатель” ПТК ҖЧҖ Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенең төп бинасын капиталь ремонтлый.
    • 31 октябрь 2016 - 06:42
      “КАРУСЕЛЬКА” 1 ноябрьдән "КАРУСЕЛЬКА" балалар уен мәйданы эшли башлый. Адресы: Боголюбов урамы, 29нчы йорт, "БАРС" спорт-сәламәтләндерү үзәге, 2нче кат.
    Ночной режим