Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Бау һәм борынчык белән генә

    Урамда хуҗасыз йөрүче этләр күптән инде шәһәребез кешеләре өчен проблемага әйләнде.

    Күп фатирлы йортларда гына түгел, аерым йортларда яшәүче эт асраучылар кешеләрне дә, законны да санга сукмыйлар.

    Тәтешлеләр, өйдән чыккач яки эштән кайт­канда, кайбер ишегалларын, анда этләр йөрүен белеп, әйләнеп узалар, чөнки алар өреп кенә калмыйлар, хәтта кешеләргә дә ташланалар.

    "Тәтеш шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү Кагыйдәсенең 2.10.1. пунктчалары нигезендә, терлек асраучыларга үз хайваннарының башка хайваннарга һәм кешеләргә куркыныч тудырмавын булдырмаска, шулай ук тирә-яктагылар өчен тынычлыкны тәэмин итәргә, гамәлдәге санитария-гигиена һәм ветеринария кагый­дәләрен үтәргә тиешләр. Шулай ук 2.5.10. пунктчада этләрне урамга кыска бау һәм борынчык белән генә алып чыгарга кирәклеге, хайван хуҗаларының тирә-яктагыларның иминлек чараларын күрергә тиешлекләре күрсәтелгән. "Эт тыныч" дип әйтүләре нигезсез. Кагыйдәнең 2.7.3. пунктында паркларда, скверларда этләрне йөртү һәм бауларыннан ычкындыру тыелган. Әлеге кагыйдәләрне санга сукмаганда Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы Кодексында 300дән 1000 сумга кадәр административ штраф салу каралган.

    Теги: со
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: