“Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы”
Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне мәңгеләштерү.
(Тәтеш, 11 декабрь, Тәтеш таңнары). “Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы” Бөтенроссия акциясенең муниципаль этабы старт алды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне мәңгеләштерү.
Педагоглар җитәкчелегендәге белем оешмаларының балалар иҗтимагый берләшмәләре активистлары 1941-1945 еллардагы сугыш елларының гаилә архивындагы фотоматериалларны җыюны тормышка ашыралар, фотосурәттә күрсәтелгән затлар турындагы мәгълүматларны бирәләр, шуннан соң фоторәсемнәрнең төп нөсхәсе хуҗаларына кайтарыла. Бөек Ватан сугышы вакытындагы гаилә фотосурәтләре архивын булдыру Россия халкының бәһасез байлыгын саклау, яшьләрне тәрбияләүнең нәтиҗәлелек һәм ватанпәрвәрлек сыйфатын үстерә алу, универсаль электрон мәгълүматлар базасын булдыру мөмкинлеген бирә, сугыш ветераннары аның ярдәмендә үзләренең хезмәттәшләрен, полкташларын таба ала. Күчермәсе ясалган фоторәсемнәрне lenachklova@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев