Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер чүп тә, тузан да калмады

Район ветераннар оешмасы активистлары Дан монументы каршындагы мәйданда чисталык һәм тәртип булдырдылар.

Өмәгә, бер-берләренә сәлам биреп, алар себеркеләр һәм тырмалар белән килделәр. Чараны оештыручыны көтеп тә тормастан, ветераннар эшләрне үзара бүлештеләр һәм территорияне җыештырырга керештеләр. Элекке партия, совет хезмәткәрләре, предприятие җитәкчеләре - Әгъзам Низамов, Ирфан Халитов, Рөстәм Нәфигыйн, Александр Матаев, Николай Кузин һәм районның башка хөрмәтле затлары кулында көрәк-себеркеләр уйнап кына тора. Димәк, аларның үз гомерләрендә мондый чараларда тәүге тапкыр гына катнашулары түгел.

Әсгать Гасимов: "Без ветераннарның район советы планы нигезендә, Дан монументы тирәсен тәртипкә китерү максатында җыелдык. Бу - батырларыбызга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл эшчәннәренә, әфганчыларга, җирле сугышларда катнашучыларга хөрмәтебез. Чисталык һәм тәртип булдыру өчен өмәләрдә барыбызга да катнашырга кирәк, ә кайберәүләр тәнкыйтьли генә беләләр. Менә шуңа да бүген бирегә үрнәк күрсәтергә дип хезмәт ветераннары җыелдык. Безнең башлангычка район авылларында яшәүчеләр дә кушылырлар һәм һәйкәлләр тирәсен төзекләндерерләр дип ышанабыз".

Нина Панягина: "Обелиск һәм Дан монументы янында бүген өмә оештырылуына мин бик шат. Әлеге чарага килүчеләрнең күпчелеге сугыш чоры балалары, шуңа да мондый изге урыннарны төзекләндерү безнең өчен бик тә мөһим".

Галина Харитонова: "Мондый өмәләрне оештыру бик тә мөһим һәм аларны мөмкин кадәр ешрак үткәрергә кирәк дип саныйм. Мин үзем район ветераннар советы үткәрә торган бөтен чараларда да катнашам".

Михаил Мечтанин: "Ветераннар советы төрле чараларны еш үткәрә. Без спорт-сәламәтләндерү комплексында актив шөгыльләнәбез: волейбол, шашка-шахмат, бильярд һәм теннис уйныйбыз".

Район ветераннар советы рәисе Геннадий Королев җитәкчелегендә өмәдә 13 кеше катнашты. Алар плитә өстендәге коелган чыршы ылысларын җыеп, чүп-чарны себереп полиэтилен капчыкларга тутырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев