Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәмләшеп җиңелрәк

Зур һәм Кече Әтрәчтә көннәр кояшлы торганда авыл халкы җирлектәге зиратларны яңартырга кереште.

(Тәтеш, 21 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Дания Хәлимова). “Башта Кече Әтрәчтәге зират рәшәткәләрен буяу эшләрен башлап җибәрдек. Кешеләр чакыруны ишеткәч ярдәмгә бик теләп килделәр, булдыра алганча булыштылар, – диде җирлек башлыгы Илнур Юнысов. – Аннары икенче көнне Зур Әтрәч халкы да әлеге изге гамәлгә кушылып, үз җирлекләрендәге каберстанны яңартуда катнашты. Сүз уңаеннан, буяулар гражданнарның үзара салым акчасына сатып алынды, ә хезмәт инде халык булышлыгы белән эшләнде. Җирлектәге эшләрне күмәкләшеп, бердәмләшеп башкарабыз, алай тиз дә, җиңелрәк тә. Безнең якта кешеләр ярдәмчел, шунысы сөендерә. Аларга моның өчен ихтирамым зур. Алга таба да шулай бергәлектә яшәргә язсын иде”.

Әлеге әңгәмәдән соң халык телендә әйтелә торган “Игелекле эшнең иртәсе-киче юк” дигән әйтемнең бик хак икәнлегенә тагын бер инанасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X