Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Без – тотрыклылык яклы

    Республика Мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчеләренә ясалган һөҗүм җәмгыятьтә зур яңгыраш тапты, бездә барсы да яхшы микән дип уйланырга мәҗбүр итте.


    Республикадагы һәм райондагы хәл террорга каршы ведомствоара район комиссиясендә, шуннан соң актив киңәшмәсендә тикшерелде. Районыбызда берничә милләт халкы дус, үзара килешеп яши, аларның иминлеге, җитешлеге, татулыгы бозылмасын өчен күп эшләнә. Без яшәешнең бу кыйммәтләрен сакларга һәм арттырырга тиеш. Бүген газетабыз мөнбәрен район мөхтәсибенә һәм хокук саклау органнары вәкиленә бирәбез.

    Шәфкатьлелек дине


    Ислам диненең исеме үк "тынычлык" дигәнне аңлата. Шуңа да мөселманнарның көчләүләр, җәберләүләр белән бернинди
    уртаклыгы юк, кайберәүләр моны мөселманлык белән бәйлиләр.


    Ислам террорны катгый рәвештә тыеп кына калмый, ә бер кешенең икенчесенә аз гына басым ясавын яки фикерен көчләп тагуны да кире кага. Дингә ихластан ышанучы мөселманнар җәбер-золымны гаеплиләр.

    Коръәндә: "Кешене үтермә, моны Аллаһ тыя", дип язылган. Әмма Аллаһ киңәшен - бер-береңне хөрмәт итеп тынычлыкта, җитешлектә яшәүне - башкаларга җиткерүче дин әһелләрен үтерүдән һәм һө­җүм ясаудан курыкмаганнар икән, андыйлар гади кешеләр белән нәрсә эшләмәсләр?
    Кайберәүләр үзләренең пычрак сәясәтләре өчен ислам идеясен кулланганда, без андыйларга болай дибез: "Динне үз мәнфәгатьләрегездә файдаланмагыз. Кешеләргә тынычлык кирәк, җәмгыятьтә югары әхлак­лылыкны һәм үзара аңлашуны тәрбияләү зарур".
    Әлеге вакыйганың артында нинди сәбәп­ләр тора, ни өчен болай килеп чыкты?

    Бу икейөзле­, тотрык­лылыкка, толерантлыкка каршы чыгыш ясаучы кешеләрнең ялгыш юлдан баруларына бәйле, кайбер сәяси көчләр, динне файдаланып, Росс­иядә Сирия, Ливия һәм Египеттагы вәзгыятьне тудырырга телиләр.

    Ислам символлары һәм кануннары артына яшеренеп үзләренең кот­очкыч җинаятьләрен эшләүче бәндәләрнең чынлыкта исә дингә бернинди мөнәсәбәтләре дә юк. Дингә ихластан ышанган бер генә кеше дә җирдәге иң зур гөнаһны эшли - гаепсез кешене үтерә - алмый.
    Районыбызда берничә милләт халкы тынычлыкта һәм татулыкта яши. Төп ике дин - ислам һәм православие тыныч күршелек итә. Һәрвакыт шулай булган. Мәчетләребезнең барлык имамнарының, аксакалларның һәм мәхәлләнең мәртәбәле кешеләренең фикерләре шундый. Безнең халык һәрвакыт җирле традицияләрне һәм гадәт-йолаларны хөрмәт итә һәм хәнәфи мәзһә­бе яклы.

    Гадәти булмаган ислам әхлакый бушлык булган урыннарга үтеп керә. Без мәхәллә кешеләре белән бер-берең­не аңламау, читләшү кебек хәлләрне булдырмау өстендә эшлибез, ягъни чит агымнарның керүенә юл калдырмаска тырышабыз. Мәхәллә кешеләренең кулларында нинди әдәбият булуы белән дә даими кызыксынып торабыз.

    Зур Әтрәч авылындагы чаралар - "Әтрәч укулары" районыбыз мөселман өммәтен берләштерүдә яхшы этәргеч булып тора. Бу районыбызда яшәүчеләргә безнең матур гадәт-йолаларыбыз турында искә төшерү өчен тагын бер сәбәп булып хезмәт итә.

    Район имамнарын аттес­тацияләү һәм аларның таныклыклар алуы мәхәллә кешеләре белән эшләүнең нәтиҗәсенә уңай йогынты ясады. Бу аларның җаваплылыгын көчәйтте, күпләр өммәтләребез белән эшне активлаштырдылар һәм элемтәләрне ныгыта төштеләр.

    Район мөхтәсибәте Ислам дине кабул ителүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселманнар мәдрәсәсе белән тыгыз элемтәдә торып эшли, аңа якташыбыз Ильяс хәзрәт Җиһанша җитәкчелек итә. Билгеле булганча, бу Татарстанда бердәнбер мәдрәсә, анда укыту фәкать татар телендә һәм безнең гадәт-йолаларыбыз нигезендә алып барыла.

    Без җирдә тынычлык һәм дуслык, ата-бабаларыбыз диненә ышану, күп гасырлык традицияләребезне саклау яклы. барыгызга да сәламәтлек һәм районыбызның уңышлы чәчәк атуын телим. Амин!
    Тәтеш муниципаль районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт ҖӘЛӘЛЕТДИНОВ

    Уяулык күрсәтегез


    Казандагы коточкыч җинаять буенча, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте идарәсенең беренче затлары гомеренә һөҗүм ясау уңаеннан,
    РФ Җинаятьләр Кодексының 205нче маддәсе нигезендә (террорлык акты) җинаять эше кузгатылды.

    Экстремизм, дингә нигезләнеп, үз алдына сәяси максатларны куя һәм сәя­си мәйданда актив эш алып бара.
    Соңгы елларда респуб­лика территориясендә исламда радикаль агымнар, шул исәптән тыелган дини оешмалар - "Хизбуд-Тәһрир әл-Ислами", "Таблиг-һәм-Җамаат" - яклылар үзләрен күрсәттеләр.

    Хәзерге вакытта федераль иминлек хезмәте белән берлектә республика территориясендә әлеге оешмада катнашучылар эшчәнлеген бетерү буенча планлы һәм максатчан эш алып барыла.

    Үткәрелгән чаралар барышында безнең районда яшәүчеләр арасында да андый хәрәкәт яклыларның булуы ачыкланды.
    Тентү вакытында әйберләрдән гыйбарәт дәлилләр - тыелган брошюралар, экстремист эчтәлекле китаплар (60 данә), CD-дисклар (94 данә), 3 видеокассета, 2 аудиокассета, рус һәм гарәп телләрендә язылган басма хәбәрләр (250 бит) табылды һәм алынды.

    Агымдагы елның феврале белән чагыштырганда аларның саны берничә тапкырга артты. Хокук саклау органнарының бурычы экстремизм яклы кешеләрне җәмгыятьтән аерудан гына түгел, ә җинаятьләрне булдырмый калудан, ягъни профилактик чаралар үткәрүдән гыйбарәт.
    Татарстан Республикасында экстремизм күренешләрен махсус кисәтүнең үзен уңай яктан аклаган формаларының берсе - "Экстремизм эшчәнлеген булдырмау турында" прокурор кисәтүе. Районыбыз прокуратурасы тарафыннан шундый ике кисәтү ясалды.

    Экстремизм күренешләрен профилактикалау мак­сатларында район мөхтәсибе һәм Троицк чиркәве побы белән үзара эшчәнлек оештырылды. Уку йортлары укучылары арасында да профилактик чаралар еш үткәрелә. Оешмалар, предприятие­ләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән уздырылган очрашуларда киләчәктә экстремизм күренешләренә каршы үзара эшчәнлек мәсьәләләре тикшерелә.
    Полициянең участок уполномоченныйлары халык арасында лис­товкалар һәм белешмәлекләр тарату юлы белән экстремизмны кисәтүгә аерым игътибар бирәләр, шулай ук Интернет челтәре дә файдаланыла.

    Террорга һәм экстремизм­га каршы тору мәсьәләләре төрле дәрәҗәләрдә, шул исәптән террорга каршы ведомствоара район комиссиясе утырышларында да күп тапкырлар тикшерелде. Бүлек җитәкчелеге тарафыннан яшәешне тәэмин итүче объектларны террордан саклау буенча тәкъдимнәр кертелде, алар ко­миссиядә елга ике тапкыр, актлар төзеп, тикшерелә.

    Полиция хезмәткәрләре районда традицион булмаган исламны яклау­чы яңа кешеләрне ачык­лау буенча максатчан эш алып баралар. Әмма җәмгыять тә, аерым төркемнәр генә түгел, ә барлык граждан­нарның да аның корбаны булачагын аңлап, экстремизм белән көрәштә үз көчләрен тупларга тиеш. Гражданнарның нинди милләттән яки диннән булуы турында сүз чыкканда, җәмгыятьтә нәрсәнең яравын яки ярамавын билгеләүче әхлакый сыйфатларны тәрбияләү аеруча мөһим.
    Андрей ТЕГУЛЕВ, Россия Эчке эшләр министр­лыгының Тәтеш районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: