Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Без алар алдында бурычлы

    Әтием Җиһанша Сабиров тумышы белән Буа районы Боерган авылыннан булса да, 3 яшеннән Сөендектә гомер итә.

    Сугыш башланганда аңа 12 яшь була. Авылдагы ир-­егетләр фронтка киткәч, барлык хезмәт әлеге үсмерләр һәм хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Ул дүрт сыйныфны тәмамлаганнан соң, колхозда көтү көтә, төрле эшләрдә йөри. Аннары тракторчылар курсында укып, МТСта эшли. Шуннан соң аңа корыч айгырны ышанып тапшыралар һәм тырыш хезмәтен, җавап­лылыгын күреп, тракторчылар бригадасы бригадиры итеп билгелиләр. Шул хезмәтеннән лаеклы ялга чыкты, шулай да колхоз эшеннән туктамады. Рәсеме озак еллар районның Мактау тактасында эленеп торды. Әнием Фәүзия белән (ул инде мәрхүмә) дүрт бала тәрбияләп үстерделәр.

    Әтием үз башыннан кичергәннәрне сөйләгәндә га­җәпләнеп, әрнеп тыңлап торам. Алар күргәннәрне бер китап итеп язарлык. Ул гадел кеше. Әни белән икәүләп, безне үз үрнәкләрендә, эшне яратыгыз, тырыш булыгыз, башкаларны хөрмәт итегез дип тәрбияләделәр. Әтиемнең бүгенгесе көндә күзләре начарланды, ишетүе дә сагайды. Шулай да аягында, әкрен генә йөреп тора. Тормышыбызда ул әле дә төп киңәшче. Әле дә авыл хәлләре белән кызыксынып яши, телевизордан дөнья яңалыкларын карый, район газетасын да көтеп ала. Рәхмәт, онытмыйлар. Җиңү көннәре алдыннан ел саен искә алып, җирлек бүләкләр дә китерә.

    Безгә тыныч тормыш бүләк итәр өчен фронтта кан койган һәм тылда бар көчләрен куеп хезмәт иткән өлкән буын олы ихтирамга һәм игътибарга лаек, алар алдында зур бурычлыбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: