Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Без һәр җөмләгә шат

    Күңел тынгы белмәскә тиеш... - дигән девизга нигезләнеп, безнең җәмәгать хәбәрчеләребез кызыклы язмалары, кайвакыт "уңайсыз" сораулар да биреп, газета битләрен тулыландыруларын дәвам итәләр.

    Гомерлек тема - төзекләндерү. Барлык матур үзгәрешләр белән, шул ук вакытта кимчелекләрне дә искәртеп, без укучыларыбызны таныштырып барырга тырышабыз.

    Тәртип һәм матурлыкны яклаучы, безнең җәмәгать хәбәрчесе Илгизәр Галиев Максим Горький урамындагы 35нче, Гагарин урамындагы 57нче һәм Октябрьгә 25 ел урамындагы 70нче йортларда (Гагарин микрорайоны) яшәүчеләр исеменнән игътибарны хәл ителмәгән кайбер проблемаларга - чәчәкләргә сибү өчен коелар булмау­га һәм үз микрорайоннарындагы балалар мәйданчыгында, Ленин бакчасында исерекләрнең җыелып утыруларына - юнәлтә.
    Аның хатыннан өзек китерәм: "Шәһәрдә су колонкалары бетерелде, ә булган коелар сафтан чыкты, аларны төзәтү турында сүз күп булса да, әлегә нәтиҗәсе күренми. Гагарин микрорайонындагы балалар мәйданчыгын тәртипкә китергәннәр иде, инде аны да вата-җимерә башладылар, шунда уйнаган балалар алдында, хәтта хатын-кызлар да, җыелышып эчеп утыралар. Алар сабыйларга нинди үрнәк күрсәтәләр инде?"

    Чынлап та, андый урыннарда җыелышып эчеп утырулар күпләрне борчый. Безнең матур гына үзәк паркта да иртәнге якта һәр эскәмия янында шешәләр дистәләп ята. Бөтен өмет, эчүчеләрне, бигрәк тә балалар мәйданчыгында "бәйрәм" итүчеләрне, җәзага тартырга хокук­лы погонлы кешеләрдә.

    Укучыбыз Екатерина (фамилиясен әйтмәгән), безнең 27 июньдә чыккан "Тәтешнең йөзек кашы" дигән мәкаләбезгә нигезләнеп, буа аша салынган күпер такталарын кайчан алыштырачаклар дип сорый. Мәкаләдә: "...озакламый тузган такталар алыштырылачак" - диелгән. Бу "озакламый" дигәннәре кайчан булыр икән? Ул такталарның берсе бәхетсезлеккә сәбәпче булачак - кем дә булса имгәнәчәк. Ә бит аның аша балалар да, арба тарткан аналар да йөриләр.

    "Район газетасын укырга яратабыз, - дип язалар безгә Тәтештән бер төркем пенсионерлар. - Район хәлләрен белеп тору өчен башыннан ахырынача укып чыгабыз. Татарстан телевидениесен дә карыйбыз. Һава торышы турындагы хәбәрдә ни өчен Тәтешнең булмавы хакында беләсебез килә. Кама Тамагы да, Апас та бар, ә без алардан кимме?"

    Редакция моңа аңлатма бирү өчен ТР Метеорология һәм тирә-як мохитне анализлау Идарәсенә мөрәҗәгать итте. Җавапны озак көттем һәм һава торышын алдан әйтү бүлеге начальнигы Ирина Трушина безгә менә нәрсәләр хәбәр итте. Сүзгә сүз: "Шәһәрләр буенча һава торышын билгеләү "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы заказы нигезендә башкарылырга тиешле программага кертелгән. Бу очракта без якындагы шәһәр һәм районнарның һава торышына колак салырга киңәш итәбез. Һава торышы, кагыйдә буларак, зур цик­лоннар нәтиҗәсендә формалаша һәм андый очракларда күрше районнардагы һава торышы арасында әллә ни аерма булмый".
    Томанлы җавап.
    Көньяк микрорайонда яшәүчеләр, исемнәрен язмауны үтенгәннәр, газетада мөһим проблеманы күтәрүне сорыйлар. Күп катлы йортларда этләр асрый башладылар, кечкенәләре булса, бер хәер, ә овчаркалар һәм тагын шундый зурлар. Алар пычрак аяк­лары белән баскыч буйлап күтәреләләр, шунда ук йомышларын да үтиләр, ә бит без идәнне кул белән юабыз. Һәм, иң куркынычы, аларның кемне дә булса тешләүләре ихтимал, Алла сакласын. Этләрнең балаларны тешләүләре хакында телевидениедән күрсәтеп торалар бит, дип дәвам итә ул. Зин­һар өчен, шул хакта языгыз әле.
    Без, әлбәттә, дәшми калмабыз, ләкин моның белән генә тәртип урнаштыра алмаячакбыз. Биредә йорт буенча өлкәннәрнең һәм анда яшәүчеләрнең фикере мөһим. Кешенең тормышка карашы аның асылын чагылдыра һәм шул сыйфаты ихтирамга лаек. Берәүләр кимчелекләрне, гаделсезлек­ләрне ачыктан-ачык әйтсәләр, икенчеләре шүрлиләр, я булмаса аннан да начары, котырту белән шөгыльләнәләр, өченчеләрен уңышсызлыклар сөендерә, әмма, бәхеткә каршы, күпләр ачык йөз һәм киң күңел белән яшиләр. Якташларыбызның бәлагә юлыккан кешеләргә ихлас ярдәмнәре, иҗтимагый-мө­һим эшләрдә актив катнашулары, чынбарлыкка битараф булмаулары шуның ачык мисалы. Кечкенә генә, әмма булган матур бер хәлне язып узасым килә. Күптән түгел шәһәр буасы янәшәсенә куелган стела янындагы үләннәрне утаучы ханымны күрдем. Якынрак килгәч, танышым - хезмәт ветераны Людмила Тихонованы очратуыма сөендем. Күзләремдәге гаҗәпләнүемне күреп, ул болай диде: "Мине бу эшкә беркем дә мәҗбүр итмәде, тирә-ягын чүп үләннәре басып киткән бит, шуңа җаным түзмәде". Тормышка мондый караш, билгеле, хөрмәткә лаек.

    Укучыларыбыз хатлары - безнең язмаларыбызның чыганагы, алар җәмәгать фикерен, проблемаларга карашларны формалаштыралар, журналистларга район тормышын һәрьяклап яктыртуда ярдәм итәләр. Языгыз, без сезнең һәр җөмләгезгә шат.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: