Без – Тукай оныклары!
Районыбызның Алабирде урта мәктәбе укучылары күренекле шагыйрь Шәүкәт Галиевнең 90 яшьлеге уңаеннан үткәрелгән чарада катнашты.
(Тәтеш, 17 декабрь, Тәтеш таңнары, Сания СӘМИГУЛЛИНА). Ул Апас районы Олы Бакырчы мәдәният йортында билгеләп үтелде. Анда төрле төбәкләрдән танылган һәм мәртәбәле шагыйрьләр дә килгән иде.
Кунаклар һәм апаслылар иң элек туган якны өйрәнү музеен, анда Шәүкәт Галиев истәлегенә ясалган күргәзмәне карадылар, шагыйрьнең шәхси әйберләре белән таныштылар. Шуннан соң Шәүкәт аганың район үзәгендә урнашкан бюстына чәчәкләр салдылар. Аның янәшәсендәге Абдулла Алиш бюстын да шушы ук көнне тантаналы рәвештә ачтылар. Чара Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиев музеенда дәвам итте. Әлеге авылның мәктәбендә эчтәлекле чаралар узды. Шәүкәт Галиев исемен йөрткән мәктәп коллективы күркәм чыгышлар әзерләгән иде. Олы Бакырчы мәдәният йортында язучылар белән очрашу кичәсе булды. Ул җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Әлеге бәйрәм кысаларында үткән III төбәкара “Шәвәли оныклары” фестивалендә Алабирде урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Алия Заһидуллина да катнашты һәм икенче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев