Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Безнең белән калыгыз

    “Тәтеш таңнары” гәҗитен 2019 елның беренче ярты еллыгына хәзердән үк инде яздырып куярга мөмкин.

    (Тәтеш, 26 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы).Безнең абунәчеләрне чираттагы сө­е­неч көтә: алар арасында призлар уйнатылачак, моннан тыш, гәҗитне рәсмиләштергән иң яшь гаилә дә редакциядән бүләк алачак. Хөрмәтле укучылар! Район гәҗите бер гасыр дәвамында тәтешлеләр һәм районда яшәүчеләрнең йортында түземсезләнеп көтелгән кунак булып кала бирә. Традицияләрне саклап, без заман белән бергә атларга тырышабыз. Һава шартларының нинди булуына һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытына карамастан, без чәршәмбе һәм җомга саен, сез яңа бастырылган, буяу исе аңкып торган гәҗитнең өр-яңа санын кулыгызга алсын өчен эшлибез.

    Тәтештә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Тамара Голубина августта район гәҗитен беренчеләрдән булып рәсмиләштерде. “Гәҗитне бе­ренче битеннән алып соңгысына кадәр җентекләп укыйм. Ул киләсе көнне почта әрҗәсен көнгә берничә тапкыр карыйм, чөнки вакыйгалар һәм кешеләр турында район гәҗитеннән белеп торам”, – дип уртаклаша ул. Тамара Яковлевна озак еллар безнең тугры абунәчебез. Район гәҗите белән ул 1945 елда таныша, басма бу чакта “Ударник” исемен йөрткән, аннары гәҗит “Ленинская правда”га үзгәртелә, ә 1963 елның ­5 апреленнән – “Авангард”ка.
    Без һәрбер укучыбызны кадерлибез һәм үзара аңлашуга өметләнәбез.
    Яңа елда да безнең белән калыгыз!
    Сезнең “Тәтеш таңнары”

    Тәтеш районында “Татарс­тан –Яңа гасыр” республика иҗтимагый хә­рә­кәте территориаль бүлеге “Тәтеш таңнары” гәҗитенең мәгълүмати ярдәме белән “Минем әби – иң яхшысы!” темасына инша бәйгесе уз­дырылуы турында игълан итә.

    Бәйгедә катнашу өчен эшне 2018 елның 10 октябренә кадәр tetucһ _awangard@rambler.ru электрон ад­ресына юллагыз. Яшь чикләүләре юк. Нәтиҗәләр гәҗит сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Өч призлы урын яулаган җиңүче дип­лом­нар һәм бүләкләргә лаек булачак, аларның иншалары гәҗиттә бастырыла­чак.

    2019 елның I ярты еллыгына “Тәтеш таңнары”на язылу бәясе:
    халыкка – 687 сум, оешмаларга – 777 сум.
    Альтернатив подписка  (редакциядән үзеңә килеп алырга) – 492 сум.

    Ташламалы подписка ункөнлегендә 4нән 14 октябрьгә кадәр гәҗит бәясе халык өчен 633 сум 66 тиен тәшкил итә (ташлама – 50 сумнан да күбрәк).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: