Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең форпостчылар – республика Спартакиадасы призерлары

Безнең форпостчылар – республика Спартакиадасы призерларыКазандагы “Елга аръягы” балалар сәламәтләндерү лагере базасында 22нән 24 ноябрьгә кадәр “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау оешмасының мәктәп укучылары һәм студентлар арасында респуб­лика Спартакиадасы узды.

(Тәтеш, 6 декабрь, "Тәтеш таңнары).  Анда Тәтеш районын гражданнарны яклау көллияте, шәһәрдәге татар мәктәбе активистларының җыелма командасы тәкъдим итте. 
“Республика форпостчылары но­я­брь азагында “Елга аръягы” лагерендә өч көн дәвамында гер ыргыту, пневматик винтовкадан ату, автоматны сүтеп-җыю, 100 метр­га һәм 3000 метрга йөгерү, аркылы борыста күтәрелү, каршылыклы туристлык сызыгын узуда ярышты”, – дип хәбәр итте Тәтешнең “Форпост” җитәкчесе Анна ­Мещерякова.

Тәтеш районы командасы гомумкоманда зачетында 3нче урынны алды. Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте студентлары Ильмир Әсхәтов, Рәзил Алиев, Эльмира Садриева, Алексей Пономарев аерым төр ярышлар буенча призлы урыннарда бик яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә зур өлеш кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев