Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Безнең Җиңү көне" дип исемләнгән җыр марафоны башланып китте

Халык башкаруындагы әлеге җыр марафоны Мордовия Республикасында башланып китте, дип хәбәр итә акцияне оештыручылар.

Саранск һәм муниципалитетлардагы танылган иҗат коллективлары, артистлар, яшьләр, волонтерлар, патриотик оешмаларның вәкилләре рус, мукшы, эрзә телләрендә "Җиңү көне" җырларын башкарган.
Акцияне дәвам итү Идел буе федераль округының күрше төбәкләренә тапшырылган.
Әлеге марафон халыкны берләштерүгә юнәлтелгән. Акциядә катнашучылар эстафетаны бер-берсенә тапшырып, туган телләрендә "Җиңү көне" җырын башкарачак. Видеога төшерү үз-үзеңне изоляцияләү тәртибе кертелгәнче үк башланып киткән иде. Һәрбер төбәк үзенең видеоязмасын әзерләргә тиеш, аннары алар гомуми видеога монтажлана. Клипны интернетта һәркем карый алачак.
"Җиңү көне" җыры патриотик һәм рухи яктан аеруча да нык берләштерү көченә ия булу нисбәтеннән сайлап алынган. "Җиңү җыры" җырлары өчен дә бу юбилей елы булып тора. Беренче тапкыр ул 45 ел элек башкарылган.
Видеороликлар территорияләрнең төбәк каналларында күрсәтеләчәк. Аларны шулай социаль челтәрләрдә, ютуб каналларда карарга мөмкин булачак. Радиостанцияләрдә яраткан җырларның радиоверсиясен тыңлап булачак.
Киң күләмле патриотик акция РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппараты инициативасы буенча үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев