Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Безнең тынычлыгыбызны саклап

    Террорга каршы район комиссиясе утырышын аның рәисе, райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев үткәрде.

    Террор янауларына каршы торуның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм куркыныч зур булган объектларда террорлык актларын булдырмау буенча көчләрнең һәм средстволарның әзерлеге мәсьәләләрен тикшерделәр.

    Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге полиция начальнигы Айрат Әхмәтшин хәбәр иткәнчә, террордан саклануга аерым игътибар бирелә. Районның тормыш өчен мөһим объектларында кварталга бер тапкыр контроль чаралар уздырыла. Эш прокуратура, Федераль миграция хезмәте идарәсе органнары, җирлек башлыклары белән берлектә алып барыла. Комиссиядә мәгариф, сәламәтлек саклау, су-канализация, район электр челтәре, стенд, район электр элемтәсе узелы җитәкчеләре тыңланды.

    Район электр челтәре аеруча ныгытылган объект дип танылды, ул әйбәтләп әйләндереп алынган, анда тәүлек әйләнәсе каравыл эшли, кертү-чыгару системасы, видеокүзәтү урнаштырылган. Инструктажларга, өйрәнү күнегүләренә җитди игътибар бирелә.

    Мәгариф объектларында проб­лемалы мәсьәләләр бар. Авыл мәктәпләрендә видеокүзәтүләр куярга, өйрәнүләрне ешрак үткәрергә кирәк. Авыл АТСларын ныгыту буенча да бөтен чаралар күрелмәгән, сигнал хәбәр биргән очракта тиз арада игътибар итү системасы эшләп җитке­рел­мәгән.
    Комиссиядә хәзер эшләми торган скважиналарга инвентаризация үткәрү, аларга тампон кую кирәклегенә игътибар бирелде. Андыйлар районда 50дән артык.

    Шәһәргә керү юлында видеокамералар урнаштыру да хәл ителмәгән. Әлеге чараларны үткәрү һәм башка проблемалы мәсьәләләрне хәл итү комиссия карарына кертелде һәм башкаручыларга җиткерелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: