Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүгенге көнгә Монастырь ермагы аша күпер төзелгән, трамвай юллары салынган

Киләсе елда файдалануга тапшырылачак яңа юл участогының озынлыгы 522 метрны тәшкил итәчәк.

(Тәтеш, 26 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Казан боҗрасының бер чакрымнан артык озынлыктагы төзелешнең икенче этабы 2021 елда тәмамланыр дип ниятләнә. Ул Казанның Борисково урамыннан Техническая урамына кадәр аралыкта урнашачак. Әлеге юл төзелеше «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла.

Хәзерге вакытта Монастырь ермагы аша 70,78 метр озынлыкта күпер төзелгән, трамвай юллары салынган. Болардан тыш, коммуникацияләрне төзү һәм төзекләндерү ниятләнә.
Быел исә Зур Казан боҗрасының беренче чираты – Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр яңа юл участогына “ТАССРның 100 еллыгы магистрале” исеме бирелгән. Яңа юлның озынлыгы 800 метрны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев