Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әбием белән горурланам

Мин үземнең әбиемне яратам, чөнки ул һәркемгә караганда да иң яхшысы.

(Тәтеш, 12 ноябрь, Тәтеш таңнары. Ралинә МӘҮЛИХАНОВА, 1нче урта мәктәп укучысы).
Аның исеме Сөммия, ә бабаем Шәүкәт исемле. Алар Кече Цильна авылында яшиләр. Якын кешеләремнең үз күлләре бар, әле тагын йорт хуҗалыклары да зур. Анда сыерлар, үгезләр, бозаулар, тавыклар һәм әтәч асрыйлар. Әтәч кара төстә һәм бик усал. Шулай ук безнең казлар, үрдәкләр, умарта кортлары бар. Әбием китапханә директоры булып эшли.

Ул төрле бәйгеләр һәм чаралар үткәрә. Әби безгә тәмле ризыклар пешерә. Бервакыт җәен кыз туганым белән без икәүләп әбинең эш урынына бардык. Анда кызыклы китаплар бик күп иде. Әби безгә китапханәнең барлык белем хәзинәсен, үзенең бүләкләрен, медальләрен күрсәтте. Китапханәгә экскурсия ясаганнан соң, бергәләп кибеткә киттек. Әбиемнең эш урыны миңа бик ошады. Минем әбием иң акыллысы, чибәре һәм остасы. Әбием белән чиксез горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев