Биологик калдыкларны эшкәртүгә тапшырырга кирәк
Биотермик чокырлар һәм үләт базлары барлык тармаклар өчен уңайсызлыклар тудыра, чөнки санитар-саклау зонасында бер чакрымда барлык төрдәге хуҗалык итү эшчәнлеген алып бару тыела.
Бу проблеманы җайга салу, эпизоотик, экологик торышны яхшырту, биологик калдыкларны утильләштерү өчен республикада яңа юнәлеш алып бару карары кабул ителде.
Татарстанда бу программаны тормышка ашыру кысаларында районнарга Алабугадагы махсус заводка биологик калдыкларны ташу өчен контейнерлар һәм 19 махсус машина бүлеп бирде. Россия Федерациясе субъектларында моңа охшаш программалар әлегә юк.
Биологик калдыкларны җыю өчен безнең районга шулай ук ГАЗ-53 базасында машина (манипулятор) һәм биологик калдыкларны җыяр өчен ике контейнер бүлеп бирелде. Райондагы үлгән малларны, авыл җирлекләреннән биологик калдыкларны бушлай җыюны тиз арада җайга салу буенча мәгълүматлар җыю өчен Тәтеш районының ветеринария берләшмәсендә диспетчерлык хезмәте (телефоны: 2-87-74) булдырылды.
– Бу программа безнең экологик куркынычсызлыкны тәэмин итә. Районда яшәүчеләрнең йорт хайваннары үлгән очракта аларны ташламауларын һәм экология таләпләрен бозмауларын, ә безнең диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итүләрен үтенәбез. Без киләбез һәм машинага бушлай төяп җибәрәбез. Аннары Алабугадагы утильләштерү заводына алып китәбез. Игътибар итсеннәр иде, биологик калдыкларны җыю бушлай башкарыла. Биологик калдыкларны тапшырган вакытта сыйфаты буенча түбәндәге таләпләргә тәңгәл килергә тиеш: таркалу билгеләре; чит-ят кушылмалар (тимер, пыяла, агач, капчыклар); үлгән кыргый хайваннар, шулай ук мәчеләр, этләрнең үләксәләре булмаска тиеш, – ди безнең районның баш ветеринары Рәмис Гарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев