Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бизгәк буенча хәлләр катлаулана

Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (алга таба – БСГБ) табигый юл белән күчә торган иң киң таралган кискен йогышлы авыру булып кала бирә.

(Тәтеш, 17 ноябрь, "Тәтеш таңнары").  “Тәтеш районында 2019 елда БСГБ буенча эпидемиологик хәлнең катлаулануы билгеләнгән: 2019 елның 10 ае эчендә кешеләрнең БСГБ белән чирләүнең 13 очрагы теркәлгән, бу узган елның шушы чоры (4 очрак) белән чагыштырганда 3 тапкырга күбрәк. БСГБ очкыннары кабынуга 2018-2019 еллардагы кышкы вакытлар һәм 2019 ел язында кимерүчеләрнең саны артуга һәм инфекция үсешен китереп чыгару өчен һава шартларының уңай килүе: кар катламының биеклеге, февральдә, мартта туфракның туңу күрсәткече аз булу, язның җылы килүе, кар капламының иртә эрүе, ташулар булмавы кимерүчеләрнең өннәрен су басуны чикләде һәм аларның үрчүенә йогынты ясады”, – дип хәбәр итә Рос­потребнадзор Идарәсенең территориаль бүлек начальнигы урынбасары Олег Мазюкин. Белгеч әйтүенчә, моннан тыш, кешеләрнең табигатькә чыгуның югары активлыгы һәм профилактика кагый­дәләрен үтәмәү чирнең артуына китерә. “БСГБ вирусы тирә-юнь мохиткә инфекцияле кимерүчеләр бүлендеге белән эләгә. Кешеләрнең зарарлануы төрле юллар белән булырга мөмкин, ләкин барыннан да ешрак – кешенең хайваннар белән турыдан-туры бәйләнеше, шулай ук кимерүчеләр бүлендеге булган азык-төлекне куллану, тузанны сулау. Чирне йоктыруның беренче билгеләре барлыкка килгәнче 7дән алып 10 көнгә кадәр вакыт уза (иң күп үсеш чоры 45 көн). 

БСГБ чиренең билгеләре башлангыч стадиядә салкын тию авыруларына охшаш: тән температурасы күтәрелә, баш авыртуы барлыкка килә, мускуллар авырта, хәлсезлек, ашыйсы килми башлый”, – дип кисәтә Олег Алексеевич. – Производство, җәмәгать урыннарын, торак биналарны, корылмаларны, транспортны, шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен, җәйге сәламәтләндерү учреждениеләрен, сәнәгать мәйданчыкларын дератизацияләү буенча вакытында чаралар үткәрү мөһим”.

Белгеч гәҗит укучыларыбызга профилактиканың төп чараларын искә төшерә: торак, хуҗалык корылмаларындагы ярыкларны бетерү, җилләткечтәге, подвалдагы тәрәзәләрне тимер челтәр белән җиһазлап, биналарга кимерүчеләр үтеп кермәүне тәэмин итү; тозак, махсус җилемнәр, агулану әйберләрен файдалану белән кимерүчеләргә каршы чараларны даими үткәрү; сарайларда, гаражларда, базларда җыештыру үткәргәндә, печән алып кайтканда, абзарларны җыештырганда, дача йортында, иске корылмаларны сүткәндә, ремонтлаганда дүрт катламлап ясалган марлядан бәйләвеч, тузанга каршы махсус битлек-респиратор куллану; җыештырганда дезинфекция әйберләре файдалану зарур; җыештырылмаган биналарда, ташландык корылмаларда төн кунмаска кирәк; азык-төлекне тычканнар керә алмаслык томалаулы савытта сак­лагыз, кимерүче бозган ризыкны ашамагыз; шәхси гигиена кагыйдәләрен катгый үтәгез: урманга, балыкка, ауга барган вакытта ризык кулланыр, тәмәке тартыр алдыннан кулларны юыгыз, җәнлекләргә, аларның үлекләренә кул белән кагылмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев