Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

Бизнес чиста булырга тиеш

Тәтеш районы прокуратурасы шәхси эшкуар ­Р.ның җир законы таләпләрен үтәвен тикшерде.

Аның шәхси йорт төзелеше өчен рөхсәт ителгән 1045 квадрат метр җир кишәрлегенең хуҗасы булуы ачыкланды. Әлеге мәйданның 20 квадрат метрында бензин-­электр-кул эш кораллары һәм запас частьләр сату кибете урнашкан, ә бу РФ Җир кодексының 42нче маддәсен бозу булып са­нала.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура шәхси эшкуарга карата административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 8.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча (җир кишәрлеген теге яки бу категориягә туры килүе нигезендә максатчан файдаланмау һәм рөхсәт ителгәнчә файдалану) административ эш кузгатты һәм материалларны җентекләп тикшерү өчен ТР буенча Росреестр Идарәсенең Тәтеш бүлегенә юл­лады.
Эшне тикшерү нәти­җәләре буенча хокук бозучыга карата 2000 сум күләмендә штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: предприниматель