Блоглар алып бару осталыгына өйрәттеләр
Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында X Халыкара “Сәләт” яшьләр белем бирү форумының V сменасы тәмамланды.
(Тәтеш, 31 июль, "Тәтеш таннары").
Юбилей форумы Биләрдә Татарстаннан 8 меңнән артык сәләтле баланы, шулай ук Россия төбәкләре, Бельгия һәм Германия вәкилләрен җыйды.
– Безгә биш көн дәвам иткән сәфәр бик ошады. Безнең өчен кызыклы дәресләр һәм мастер-класслар, спорт чаралары оештырылды, безне социаль челтәрләрдә блоглар алып бару осталыгына өйрәттеләр. Форумда без бик күп яңа дуслар таптык, – дип уртаклаштылар Олы Тархан урта мәктәбе укучылары Камилә Рәхмәтуллина һәм Динә Маштыева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев