Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтен дөньядан килгән журналистлар Миңгәр Сабан туенда кунак булды

Чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре төрле бәйгеләрдә катнашты, чәк-чәктән авыз итте һәм көрәш буенча Дөнья чемпионаты финалын карады.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Кичә Саба районының Миңгәр авылында узган төнге Сабан туенда ФИФА тарафыннан аккредитацияләнгән чит ил (Аргентина, Австралия, Бөекбритания, Испания, Һиндстан, Колумбия, Германия, Франция, Япония һ.б.) журналистлары бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.

Журналистлар Миңгәр Сабан туена «Казан Арена» стадионында узган Франция - Австралия матчыннан соң бардылар. Юлда аларга гид инглиз һәм рус телләрендә милли бәйрәм турында сөйләде. Миңгәрдә беренче эш итеп, алар Сөембикә манарасын хәтерләткән кунакханә комплексының биек бинасына карадылар.

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты финалы быелгы Сабан туеның иң югары ноктасы булды.

Чемпионатта 40лап илдән барлыгы 150дән артык спортчы катнашты. Җиңүчеләр җиде авырлык категориясе буенча билгеләнде. Барлык чемпионнар да Россия җыелма командасыннан булды. Чемпионатның абсолют батыры итеп Муса Галләмов табылды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов та катнашты.

Көрәш ярышы концерт программасы белән үрелеп барды. Чит ил кунаклары өчпочмак, токмачлы аш, казылык, пылау һ.б. милли ризыклардан авыз итте. Аларга чәк-чәк һәм көрәшкә багышланган китапларны бүләк итеп бирделәр.

Миңгәр Сабан туе зур салют белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X