Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтиләр эшләгәннәр

Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Наталья Мерзлова социаль хезмәтләр алучылар өчен Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм туг­рылык көне уңаеннан бөти-курчаклар әзерләү буенча мас­тер-класс оештырды.

 (Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова). Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Наталья Мерзлова социаль хезмәтләр алучылар өчен Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм туг­рылык көне уңаеннан бөти-курчаклар әзерләү буенча мас­тер-класс оештырды.

“Бөти-курчаклар славян мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Безнең борынгы әби-бабайларның йортында мондый чүпрәк курчаклар һичшиксез булырга тиеш дип саналган. Кеше тормышындагы һәрбер вакыйга да диярлек төгәл бер бөти-курчак белән бәйләнгән булган, алардан кешеләр яклау һәм ярдәм сораган. Балалар бик тырыштылар, пөхтә итеп эшләделәр. Барысы да үз курчагының иң яхшысы булуын теләде. Курчакны үзләренә истәлеккә калдырырга яки якыннарына бүләк итәргә мөмкин иде”, – дип уртаклашты Наталья ­Александровна.

Чара азагында балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.

Бу көнне шулай ук күп балалы гаиләгә “Әни булдыра” иҗат остаханәсе” проектын тормышка ашыру кысаларында, күптән түгел бишенче сабыйлары туган гаиләгә, яңа туган нарасый өчен балалар кирәк-яраклары җыелмасы тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев