Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычлыны чит илгә чыгармыйлар

Ике тәтешленең бурычлы булуы баш­кару документлары нигезендә алар­га чит илгә чыгуны тоткарлый.

(Тәтеш, 12 июль, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА). “Отпусклар вакыты башланды, юлламалар сатып алынган, әмма шундый очрак­лар да килеп чыга, аэропортта яки тимер-юл вокзалында гражданнарга Россия Федерациясе чигеннән чыгу хокукы чикләнү аркасында аннан үтәргә рөхсәт итмиләр.

“Башкару производствосы турында”гы Федераль законның 67нче маддәсе буенча суд приставы-башкаручы суд карары нигезендә башкару производствосы буенча утыз мең сумнан күбрәк бурычы булган затларга чит илгә чыгуны чикләү хакында карар чыгара ала”, – дип аңлатма бирә Татарстан Республикасы буенча Росс­ия РОСП УФССПның Тәтештәге начальнигы-өлкән суд приставы Андрей Наумов.

Бурычлыга аңа карата производство кузгатылуы турында белдерү кәгазе җибәрелә, әмма кемдер каядыр китсә, бу хакта хәтта уйлап та карамый, чөнки документ теркәлү урыны буенча почта аркылы китерелә.

Күңелсезлекләрне булдырмас өчен, берәр җиргә барырга ниятләгән тәтешлеләргә суд приставлары федераль хезмәте сайтына керер­гә һәм бурычлары юкмы икәнлеген карарга кирәк. Андрей Владимирович шуңа игътибарны юнәлтә, бурычны алдан ук түләү зарур, ә юлга чыгып китәр көнне түгел, чөнки чик аша чыгуны чикләү карарын алу тәртибе, кагыйдә буларак, бурычны каплаган көннән алып 10 көнгә якын вакытны таләп итә.

Районның өлкән суд приставы ки­сәтә: “300 тәтешле якын араларда “чыга алмаучылар” статусына ия булырга мөмкин. Үзегезнең матур ялыгызны күңелсез хәлгә куймагыз”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X