Бушлай юридик ярдәм көне була
Бу көнне РПФның Тәтеш районы Идарәсе белгечләре, суд приставы, нотариус, ТР БТИ вәкилләре, адвокат консультацияләр үткәрә.
(Тәтеш, 17 март, "Тәтеш таңнары"). Халыклар дуслыгы йортында 2019 елның 19 мартында “Бердәм Россия” партиясе рәисе Д. А. Медведев иҗтимагый кабул итүендә Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көне була, адресы: Тәтеш, Ленин урамы, 92нче йорт (шәһәрдәге 1нче мәктәпнең элекке бинасы).
Бу көнне РПФның Тәтеш районы Идарәсе белгечләре, суд приставы, нотариус, ТР БТИ вәкилләре, адвокат консультацияләр үткәрә. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 8(84373) 2-62-48.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев