Быел республика эшмәкәрләре үз бизнесларына ярты миллион сумга кадәр акча алачаклар
Быел Татарстан Республикасы бизнесына ярдәм итүгә 1,2 млрд сум бүлеп бирелгән.
(Тәтеш, 23 июнь, "Тәтеш таннары"). 2021 елда Татарстанда эшмәкәрләргә үз идеяләрен тормышка ашыру өчен субсидияләр бирү башлана.
Әйтик, үзмәшгуль гражданнар — 100 мең сумга кадәр, ә социаль эшмәкәрләр 500 мең сумга кадәр акча алачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акча «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча бүленәчәк. Моннан тыш, ел башыннан Татарстан бизнесменнары 350 млн сумнан артык суммага микрозаймнар алды.
Шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фондының поручительлеге белән эшмәкәрләргә 680 млн сум акча бирелгән. Бу бизнеска 4 млрд сумнан артык акча җәлеп иткән.
Моннан тыш, Татарстан Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының бөтен дөнья буенча күргәзмәләрдә катнашуын финанслый, халыкара сертификат алуда һәм чит ил сатып алучыларын эзләүдә ярдәм итә.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/business/23-06-2021/tatarstan-eshm-k-rl-re-z-bizneslaryna-yarty-million-sumga-kad-r-akcha-alachaklar-5827739
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев