Бәйрәм белән
Район башлыгы Валерий Чершинцев барлык хатын-кызларга ихлас котлауларын юллый.
Безнең илебездә әлеге язгы гүзәл бәйрәм гадәттәгечә аерым бер җылылык белән билгеләп үтелә һәм ул ир-егетләребезнең кешелекнең гүзәл яртысына олы мәхәббәтен һәм хөрмәтен, ягымлы һәм иркә карашын гәүдәләндерә.
Чөнки гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү, өйдә уңайлыклар һәм иминлек булдыру нәкъ менә сезнең иңнәргә төшә. Безнең һәрберебез өчен гомерлек һәм теләп алынган кыйммәтләр - туган йорт җылысы, сөю-сәгадәт, тугрылык - сезнең белән бәйле, кадерле хатын-кызлар! - диелә котлауда.
Район башлыгы барлык башлангычларда уңышлар, хезмәттә танылу һәм хатын-кыз бәхете, ныклы сәламәтлек һәм җитешлек тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев