Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәмгә юл да көязләнә

Алабирделеләр "Иң яхшы авыл" исеме өчен көрәшергә ниятлиләр.

Авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре 500дән 1000гә кадәр кешесе булган "Иң төзек авыл җирлеге" республика конкурсында катнашырга планлаштыралар.
Ә хәзергә авылда җанлылык: аның үзәк урам юлын төзекләндерү бара. Апас юлчылары 408 метр юлга вак таш җәйгәннәр. Үзгәрешләргә сөенеп, якын-тирә йортларда яшәүчеләр дә кулларына көрәк алып юлчыларга булышырга чыкканнар. Су агызу торбалары янындагы катлаулы участокта Рафаэль Галимов белән Рәмис Нигъмәтуллин грейдерчылар эшенә төзәтмәләр кертәләр. "Якын елларда асфальт юл Ямбактыга һәм Никифоровкага кадәр салыначак", - дип фикерләре белән уртаклаша җирлек башлыгы Билал Гыймранов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X