Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бәйрәмне ничек каршылыйбыз?

    Ветераннар советы президиу­мында Җиңү юбилеена әзерлек барышын тикшерделәр.

    Совет рәисе Геннадий Королев якташлар хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне ремонтлау һәм төзү буенча кайбер уңай карарларны билгеләп үтте. "Ивановка һәм Чинчуринода яңа һәйкәлләр торгызылачак, Урюм­дагысы яңартылачак. Түбән Тарханда да һәйкәл салына, анда бөтенләй юк иде", - диде ул.

    Акция үткәрелде, нәтиҗәдә җиңүчеләр йортларында "Биредә сугышта катнашучы яши" дигән элмә такталар барлыкка килде.

    Уку йортларында бик күп файдалы, эчтәлекле чаралар булып үтте. Ветераннар хоры да яшьләр белән эшне активлаштырды. Әмма, Геннадий Королев билгеләп үткәнчә, куелган максатка әле ирешеп булмады - бары тик берничә һәйкәлдә генә сугыштан әйләнеп кайтучыларның исемлеге бар (хәзер инде вафат булганнарның).

    Тикшерү өчен "Сугыш чоры балалары" китабы әзерләнде. Аның 200 данәсен бастыруга безнең депутат Илшат Гафуров хәйрия ярдәме күрсәтәчәк. Үзәк район хас­таханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бөтен уңайлык­лар тудырылган өч палата бар.

    Ветераннар сафы сирәгәя. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Илларионова хәбәр иткәнчә, районда 954 сугыш ветераны яши, шуларның 47се катнашучылар. Тыл эшчәннәре барлыгы 672, 30 тол калган солдат хатыны һәм бер Ленинград блокадасын кичерүче бар. Шул ук вакытта районда ялгыз яшәүче 1495 пенсионер исәпләнә, 212 - ялгыз пенсионер (55е - шәһәрдә, 157се - авылларда). Президиум әгъзалары шушы проблемаларны кайгырталар. Ветераннар оешмасы җитәкчесе "Ветераннарга - ветеран кайгыртучанлыгы" акциясе үткәрер­гә тәкъдим итте. Җиңү юбилеена әзерлек эшләре дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: