Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

...Сәламәтлек мөмкинлек бирми

Авырулар ташламалы дарулар чиратыннан куркалар.

Шул сәбәпле, иҗтимагый совет әгъзалары үткәргән сораштырулардан күренгәнчә, федераль ташламалардан файдаланучыларның күбесе бушлай дарулар алу хокукыннан файдаланырга теләмиләр. Икенчеләре кирәкле даруларның барсын да кайтармыйлар диләр, өченчеләре хәлнең уңай якка үзгәрүенә ышанмыйлар һәм аларны үз акчаларына сатып алалар.
Проблеманы өйрәнү өчен иҗтимагый совет һәм район ветераннар советы әгъзалары инвалидлар, фармацевтлар һәм медицина хезмәткәрләре белән сөйләштеләр.

2011 ел белән чагыштырганда, бу мәсьәлә шулай ук иҗтимагый совет утырышында каралган иде, хәл уңай якка үзгәргән, әмма эшләп җиткерәселәр дә бар әле.

Беренчедән, социаль пакеттан, шул исәптән ташламалы дарулар белән тәэмин итүдән баш тартучы инвалидлар шактый. Федераль ташламалардан файдаланучы 3601 кешенең 2619ы, кан басымыннан, йөрәк өянәгеннән, тын кысудан һәм шикәр чиреннән интегүләренә карамастан, акчалата алуны сайлаганнар. Шуны да әйтергә кирәк, күп­ләр, матди җитешлеге начар булу сәбәп­ле, бушлай дарулар алудан баш тарталар.

Икенчедән, медицина хезмәткәрләре авыруларга дарулар белән ярдәм итүнең гомерләрен саклап калу белән беррәттән, аларның зур булмаган бюджетларын янга калдырырга да булышлык итүен тиешенчә аңлатмыйлар. Рәсми мәгълүматлар буенча, ташламалардан файдаланучылар санына карап бер рецептның уртача бәясе быелның 8 аенда 558 сум тәшкил иткән, ә дарулар 5916 сумлык җибәрелгән.
Ташламалы 14 кеше махсус программа буенча кыйммәтле дарулар ала, анда бер рецептның бәясе 28573 сум, ә дарулар 22450 сумлык язып бирелгән. 152­нче аптека мәгълүматлары буенча, быелның 8 аенда дарулар алу буенча федераль ташламалардан 908 кеше файдаланган. Аларга бу чорда 7 миллион 746 мең 85 сумлык рецепт язылган.
Һәм, өченчедән, кайвакыт авыру белән табиб арасында аңлашылмаучылык килеп чыга, бу пациент күнеккән чит ил дарулары урынына аның Россиядә эшләнгән алмашын язып биргән вакытта була. Күпчелек очрак­ларда нәтиҗә шул ук, әмма искәрмә дә бар, димәк, һәр авыруга аерым якын килә белү таләп ителә. Чөнки һәркемнең максаты бер - кешегә ярдәм итү. Ташламадан файдаланучыларны дарулар белән тәэмин итү мәсь­әләсен чишүнең тагын бер өстенлекле ягы - ул аз хәрәкәтләнүче гражданнарның өйләренә даруларны китерү һәм фельд­шерларның рецептлар язып бирү хокукы.

Иҗтимагый совет утырышына йомгак ясап, аның рәисе Николай Кузин ташламалардан файдаланучыларның дарулар белән тәэмин итүдән баш тартулары фельдшерлар һәм табибларның эшләп җиткермәү­ләрендә дип билгеләп үтте. Аңлату эшләре генә аз. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына да дәгъвалар бар. Чиратларда да тәртип булдырырга кирәк. Табибка керү өчен берничә сәгать ишек төбендә чират көтеп утырырга инвалидның сәламәтлеге мөмкинлек бирми. Районның башкарма хакимиятенә, анкета тутыруны файдаланып, ташламалы дарулар белән тәэмин итү буенча хастаханә һәм аптека җитәкчеләренең еллык отчетларын тың­ларга тәкъдим ителде.

Иҗтимагый совет утырышында район башлыгы урынбасары Александр Дубровский һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов, район пенсия фонды идарәсе начальнигы Ирина Большакова катнашты.
Совет тәкъдимнәре башкаручыларга җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина