Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчәкләр дә үстерә, фотога да төшерә, тәмле ризыклар да пешерә

Райондашларыбыз хакындагы матур эчтәлектәге хатлар еш килеп тора.

(Тәтеш, 22 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). “Бүгенге язмамны авылдашыбыз, “Ак калфак” бүлеге әгъзасы  Рузилә апа Сөйләймановага багышлыйсым килә, – дип кичерешләре белән уртаклаша Түбән Тарханнан Гүзәл Шәмсетдинова. – Ул уңган-булган хуҗабикә, аның барысы да уңа. Пешергән ризыклары телеңне йотарлык, үстергән гөлләре кайчан карама шау чәчәктә, бакчасында ниләр генә үсми, йорт-җирендә пөхтәлек, тәртип. Өстәвенә табигатьне бик тә ярата. Матур күренешләрне һәрвакытта фотога төшереп, аларны безгә дә җибәреп сөендерә. Кайчан өлгерә? Ул үзе фермада күп еллардан бирле  лаборант-учетчы булып эшли. Алай гына да түгел, әле тагын бозаулар да карый. Өендәге мал-туар, кош-корт турында әйтәсе дә түгел инде. Авыл көнкүрешен  терлекләрдән башка күз алдына китереп булмый, әлбәттә.

Тормыш йөген ире Исмәгыйль абый белән бергәләп, кулга-кул тотынып алып бара. Ике улларын буй җиткезеп, олы тормышка чыгардылар. Олы уллары Илшатның инде үз гаиләсе бар. Рузилә апа белән Исмәгыйль абый әле тагын яраткан әби белән бабай да, аларның шатлыгы булып оныклары үсеп килә. Икенче уллары Илгизәр дә туган нигездән читтә яшәсә дә әти-әнисенә ярдәм итеп торырга тырыша. Балалары бик намуслы, әти-әниләрен хөрмәт итәләр. Ял көннәрендә туган авылларына ашкынып кайталар. Рузилә апа аларны тәм-томнар пешереп көтеп ала. Алга таба да аларга шулай матур гына, бердәм булып яшәргә язсын”.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев