Шәһәр йөзен үзгәртә
Узып баручы елда Тәтештә яңа йортлар, юллар, тротуарлар барлыкка килде.
Күп катлы иске йортларда яшәүчеләр дә үз торакларын төзекләндерүдә уңай үзгәрешләрне тойдылар. 2011 елда капиталь ремонт программасы буенча җиде йортның тышкы ягы матурланды һәм коммуникацияләре яңартылды. Ремонтка 8 миллион 711 мең сум тотылды. Егерме йортка җылылык һәм суны исәпкә алучы уртак приборлар урнаштырылды.
Тәтешкә 200 ел, Ленин исемендәге һәм башка урамнарда тротуарлар салуга 1 миллион сумнан артык тотылды. Күл, К. Либкнехт, Гоголь, Чернышевский, Мәктәп һәм башка урамнарга асфальт җәелде.
Урамнарны яктырту мәсьәләсендә дә уңай үзгәрешләр бар. Йөздән артык яктырткыч урнаштырылды, бу эш дәвам иттерелә. Кайбер урамнарда һәм Питомникта электр челтәрләре яңартылды. Зиратларны төзекләндерү, коеларны ремонтлау, куаклар утырту эшләре алып барылды, дүрт йөздән артык карт һәм корыган агачлар киселде.
Каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннарын чистартуга зур игътибар бирелгән. "ТетюшиЖилсервис" ҖЧҖда барлыгы 37 мәйданчык бар, аларда 160 контейнер һәм 74 бункер урнаштырылган. Шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Дмитрий Пирогов хәбәр иткәнчә, чүп-чарны вакытында чыгару өчен яңа техника сатып алу мөмкинлеге табылган. Әмма тәтешлеләр һич тә тәртипкә өйрәнә алмыйлар әле. Тиешсез чүп түгү урыннарын бетерүгә генә дә 205 мең сум сарыф ителгән. Үзебезгә-үзебез зыян китерәбез бит. Бу акчаларны тротуарлар салуга яки балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә файдаланып булыр иде!
Төзекләндерү буенча шәһәр башкарма комитеты эшенә бәя биреп, район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов шәһәрне төзекләндерү буенча кабул ителгән карарларның тулы көчкә эшләвен билгеләп үтте. Хуҗасыз территорияләр, кеше тормый торган йортлар булмаска тиеш. Административ йогынты чаралары куллану өчен шәһәр хакимиятенең бөтен вәкаләте бар. Тирә-яѓы җыештырылган, чиста йортлар башкалар өчен үрнәк булырга тиеш. Урамнарны төзекләндерүдә, үз мөмкинлекләрен файдаланып, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре дә ярдәм итә алалар. Район башлыгы төзү эшләре белән шөгыльләнүчеләргә корылмаларның, ремонтлана торган йортлар һәм офисларның тышкы күренешенә җитди игътибар итүләрен теләде. Тарихи һәм архитектур һәйкәлләр саналган биналарга аеруча сак карау зарур.
Шәһәр үзенең йөзен үзгәртә, аның проблемаларына карата шәһәрлеләрнең дә мөнәсәбәтләре шулай ук мөһим, моның өчен күп соралмый: аңа хуҗаларча һәм игелекле ният белән генә карарга кирәк. Чәчәкләр утыртыгыз, тротуарларны себерегез, кышын өегез яныннан үтеп йөрүчеләр һәм үзегез өчен сукмакларны кардан чистартыгыз - болар катлаулы эшләр түгел. Туган шәһәрең турында кайгырту кебек игелекле уртак эштә катнаша алуыгыздан үзегезгә дә рәхәт булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 08:05«Хатын-кыз, сине гүзәлрәк юк» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды Очрашу барышында чарада катнашучылар актив рәвештә викторина сорауларына җавап бирделәр, ашамлык рецептларын чиштеләр, төрле конкурсларда катнаштылар.2100
-
5 март 2021 - 06:21Тәтеш татар урта мәктәбендә “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” дигән викторина үзды Педагог-оештыручы укучылар белән бергә сәламәтлек, сәламәт яшәү рәвеше темасын актуальләштерделәр, балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.2600
-
4 март 2021 - 14:16Кунаклар “5”ле билгесе куйдылар Тәтештә 1нче урта мәктәп базасында “Белем бирү оешмасында укучыларның милли-мәдәни кыйммәтләрен үстерүдә укытучының роле” дип исемләнгән семинар булды.5200
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7100
-
4 март 2021 - 10:14Республикада яшәүчеләргә буранда иминлек чараларын искә төшерделәр Машина йөртүчеләргә ерак юлларга һәм торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итәләр.6000
-
3 март 2021 - 19:02Республикада 4 мартта буран һәм көчле җил көтелә Буран сәбәпле, күз күреме начараерга мөмкин.7501
-
3 март 2021 - 18:19Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода Татарстана Одним из критериев несоблюдения пожарной безопасности является наличие на землях сельскохозяйственного назначения сорной растительности.7500
-
3 март 2021 - 14:36Алабирде авылындагы урта мәктәптә волейбол ярышы булган Мәктәпнең спорт залында быел авыл яшьләре, студентлар, якташлар һәм урта мәктәп укучылары командалары ундүртенче ел рәттән очрашты7400
-
3 март 2021 - 12:56Республикада узган тәүлектә 49 кеше коронавирус йоктырган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.9300
-
3 март 2021 - 10:19Күп буын журналистларга остаз һәм кайгыртучан кеше булган Мансур Нигъмәтҗанов җырларга яраткан, розалар үстергән, ә иң мөһиме, үз эшенең остасы булган.11600
-
3 март 2021 - 08:08"Миләшкәй" балалар бакчасында "Халык горурлыгы - Туган тел" дигән чарасы узды Чара барышында татар төркеме балалары татар халкының көнкүреше турында сөйләштеләр, татар телендә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр,12000
-
2 март 2021 - 21:21Республикада коронавирустан тагын биш кеше үлгән Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясеннән 343 үлем очрагы теркәлгән.12400
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
5 март 2021 - 01:18Авыл үрнәкләре буенча кечерәк спектакль уңышлы чыктыТәтеш районында киң күләмле проект – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган милли мәдәният фестивале башланды.3800
-
12 февраль 2021 - 06:45«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем механизаторга бирелде Хезмәтләрен хөрмәтләп41800
-
4 февраль 2021 - 16:24Төбәк этапларында җиңгән спектакльләр бүләкләнәләр Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак.41600
-
19 февраль 2021 - 12:16«Каенкай» балалар бакчасында «Озын Алан» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре кунакта булдылар Алар « Мин һәм Кызыл китап – 2020 ел»дигән табигый материалдан ясалган эшләнмәләр конкурсында катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.40900
-
5 февраль 2021 - 10:01Балыкка кислород кирәк Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, гражданнарны яклау көллияте студентлары кышын һәм яз башында балыкларга ярдәм итәр өчен бозга чыгалар.39500
-
12 февраль 2021 - 10:02Килен токмачы Бүгенге язмабызда татар халкының матур йоласы хакында сөйләшәбез.38100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика