Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Чемпионат көнендә

    Россиянең унбер шәһәре футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү урыны итеп билгеләнде, алар арасында Казан да бар.

    (Тәтеш, 24 июнь, «Тәтеш таңнары», Юлия КАЛИНИНА). Барлык җир йөзеннән җыелган җанатарлар үзләренең яраткан уенчыларына һәм командаларына көч биреп торыр өчен республикабыз башкаласына килә – ул футбол сөючеләргә бер ай буена үзенә  күрә бер Мәккәгә әйләнде.

    Төрле дәүләтләрнең әләмнәре, аерым төп билгеләре, сөйләмнәре – җирле яшәүчеләрне моның белән генә гаҗәпләндереп буламы инде. Әле монда, әле тегендә инглиз, француз, иран, испан телләрендә аралашучыларны ишетеп була, сувенирлар сатучылар да, очраклы гына узып-китеп йөрүчеләр дә аларны аңларга тырыша.

    “Казанда бик яхшы һәм матур. Биредә шундый киң күңелле һәм дус­танә мөнәсәбәттәге кешеләр яшәве миңа бик ошый! Әгәр Россия буйлап сәяхәт итәргә теләсәм, ул чакта Казаннан башлаячакмын дип уйлыйм”, – дип уртаклашты корреспондент белән әңгәмә барышында Австралиядән килгән Осман Дис.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: