Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Чия томалап кала алмаган

    Эзләнүче ир-атлар тоткарланган.

    (Тәтеш, 30 июль, "Тәтеш таңнары").  Полицейскийлар Монастырский һәм Байраш ­авылларында яшәү­челәрне 4 көн эзләгән.

    Суд карары нигезендә, хөкем ителүчеләр җәза вакытын үтәү өчен колония-поселениегә мөстәкыйль рәвештә барырга тиеш булганнар. “Тәтеш райо­ны җинаятьчеләрне эз­ләү оперуполномоченные белән берлектә оператив-профилактик операция барышында 2 кеше тоткарланды, – дип хәбәр итте районның җинаять-башкару инспекциясенең өлкән инспекторы Елена Михайлова, – аның берсен яшелчә бакчасындагы чия куаклары арасына качкан җирдән ­таптылар”.

    Хөкем ителүчеләр тарафыннан төзәтү эшләрен узу тәртибен һәм шартларын бозган өчен тә­тешлеләр 48 сәгатькә кулга алынган, аннары – берсенә иректән мәхрүм итү урынында 1 ай да 20 көн, икенчесенә ел ярым булырга туры киләчәк. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: