Чуаш Чагылдымыннан "Пилеш" ансамбле Бакырчы сайлау участогына милли киемнәрдән килде
Бүген VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүнең өченче көне.
(Тәтеш, 19 сентябрь, Тәтеш таңнары).
Чуаш Чагылдымыннан "Пилеш" ансамбле Бакырчы сайлау участогына милли киемнәрдән килде.
- Сайлаулар безнең өчен -ышанычлы киләчәк, тынычлык, игелек. Сайлаулар безнең өчен һәрвакыт бәйрәм көн кебек булды һәм шулай булып кала да. Сайлау участогында музыка, комиссия әгъзаларының ачык йөзләре күтәренке кәеф тудыра. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында без ансамбльдә катнашучылар белән сайлауга чуваш милли киемнәреннән килергә һәм бөек Россия территориясендә яшәүче барлык халыклар белән бердәмлек күрсәтергә булдык, - диделәр ансамбльдә катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев