Чуаш телендә шигырьләр укыдылар
Халыклар дуслыгы йортында Тәтеш районының чуаш милли-мәдәни үзәге тарафыннан оештырылган һәм Туган тел көненә багышланган “Туган тел, мин сине кадерлим!” дип исемләнгән шигырь укучыларның район бәйгесе булды.
(Тәтеш, 26 февраль, “Тәтеш таңнары”). Бәйгедә Тоншерма, Бакырчы, Олы Шәмәк, Кошки-Новотимбаево, Олы Бисәр мәктәпләре укучылары катнашты. Чара башланыр алдыннан чуаш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Володар Тимофеев туган телне белү кирәклеге турында сөйләде.
Балалар чуаш телендәге шигырьләрне матур көй астында сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бәйгедә катнашучыларның барысы да Дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев