Тиздән 23 февраль - кадерле ир-егетләребез бәйрәме җитә.
"Район гәҗите бүгенге көннән Ватанны саклаучылар көненә багышланган яңа фотобәйге башлап җибәрә. Ул 20 февральгә дәвам итә.
Хөрмәтле укучылар, яраткан ир-егетләрнең - ирегез, кайгыртучан улыгыз яки тугры дустыгызның - фотоларын "саклаучы" тамгасы белән tetucһ _awangard@rambler.ru электрон адресына җибәрегез, фотода кем сурәтләнүен күрсәтегез. Аның яхшы сыйфатларын тасвирлагыз, шулай ук элемтәгә керү өчен мәгълүматларыгызны куярга онытмагыз. Бәйге илебезне саклаучылар бәйрәменә багышланачак, ә без сезнең белән берсен, иң-иңен сайлап алачакбыз һәм аңа "Чын ир-егет" исемен бирәчәкбез.
Катнашучыны 21 февральдә 8.30дан 16.30га кадәр http://www.tetyushy.ru/ сайтының төп битендәге сораштыруда тавыш бирү юлы белән сайлаячакбыз.
Җиңгән өчен приз - "Чын ир-егет" исемен алуга Тәтеш районы хатын-кызларыннан көчле алкышлар һәм җиңүченең фотосын район гәҗитендә бастыру.
Нет комментариев