Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чын күңелдән горурланалар

Зур Әтрәчтә яшәүче Зөбәрҗәт һәм Иршат Хәйруллиннар Ватанны саклаучылар көне алдыннан безнең белән шатлыклы хәбәрләрен уртаклаштылар.

Уллары Ришат хезмәт иткән хәрби частьтән алар Рәхмәт хаты алган.
"Хезмәт иткән вакытта сезнең улыгыз үзен башкару осталыгына ия, эш сөючән хәрби хезмәткәр, бурычларын намуслы үтәүче, инициативалы һәм тырышлык күрсәтүче буларак танытты.
Хәрби әзерлектә югары күрсәткеч­ләре һәм куелган бурычларны уңышлы үтәгәне өчен Ришат часть командованиесе, под­разделение тарафыннан берничә тапкыр бү­ләкләнде. Сез чын күңелдән улыгыз белән горурлана аласыз!" - менә шундый юллар ата-ананың йөрәгенә җылылык өсти һәм улларын тәрбияләүдә югары бәя булып тора.
Һәм без дә районыбыздагы Ватанны саклаучыларның данлы традициясен дәвам итүче якташыбызның солдат хезмәтен лаеклы үтәвенә сөенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X