Дача амнистиясе
Аның турындагы закон гамәлгә кергәннән бирле сигез ел узды.
Соңгы вакытларда "дача амнистиясе"нә кагылышлы сорауларны еш бирәләр. Шуңа бәйле рәвештә, шәхси торак йортларны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерү хокукының 2015 елның 1 мартында (5 ай калды!) тәмамланачагына игътибар итү зарур. Шуңа кадәр әлеге объектларга хокукны дәүләт теркәве өчен, җиргә хокук рәсмиләштерелгән шартларда, 200 сум дәүләт пошлинасы түләп йортны кадастр учетына куярга һәм хокукны теркәү турында гариза гына бирергә кирәк. Хәер, моны бер үк вакытта эшләргә дә була. Ә инде 2015 елның 1 мартыннан соң объектны файдалануга рөхсәт таләп ителәчәк. Калган башка күчемсез объектларга "дача амнистиясе" чикләнмәгән.
Моннан тыш, шәхси йорт сатып алгандагы (мираска калганда) җир кишәрлегенә милек хокукын теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе турында да, әлеге җир кишәрлеген сатып алу өчен муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына мөрәҗәгать итми генә, сораулар килүе дәвам итә. Бу очракта йорт сатучыдан (мәрхүмнең кәгазьләрен эзләргә) җир кишәрлегенә документларны (дәүләт акты, җиргә хокук турында таныклык, 2001 елның 30 октябренә кадәр җир кишәрлеген бүлеп бирү турындагы карар) сорарга киңәш ителә һәм аларның кем исеменә рәсмиләштерелүе дә мөһим. Хокукны теркәү өчен җирнең торак йортның элекке теләсә кайсы милекчесенә бирелүе турындагы документның булуы да җитә. Әгәр документлар "йорт архивында" табылмаса, ул вакытта шул сорау белән ТР Милли архивына яки ТР муниципаль районы башкарма комитетларының архив бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Инде барлык чыганаклардан да соратып, кишәрлекнең бирелүе турында бернинди "иске" документлар табылмаса, ни аяныч, җирне "дача амнистиясе" буенча рәсмиләштереп булмый. Ул вакытта җир кишәрлегенә хокук алу өчен, Россия Федерациясе Җир кодексының 36нчы маддәсе нигезендә, башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Һәм, ниһаять, бакча, дача җирләрендә йорт салуга хокукны дәүләт теркәве турында. Андый йортка хокукны дәүләт теркәве үткәрү өчен гариза бирүче Россия Икътисади үсеш министрлыгы фәрманы (03.11.2009 ел, №447) раслаган форма буенча күчемсез милек объектына мөстәкыйль тутырган декларацияне тәкъдим итә. Объект турындагы барлык мәгълүматлар гариза бирүче теләге буенча күрсәтелә. Шул вакытта декларациядә "Объект төре (исеме)" графасында объект "Йорт" "V" тамгасы белән билгеләнә, әгәр күчемсез объект бакчачылык һәм дача хуҗалыгы алып бару өчен бирелгән (билгеләнгән) җир кишәрлегендә салынса. Йорт даими яшәү яки яшәмәү өчен бирелгәндә, "Билгеләнгән" графасында "яши торган" яки "яшәми торган" дип күрсәтелә.
Декларацияне шулай тутырып, гариза бирүче хокукны дәүләт теркәве турында таныклык ала, анда объектка хокук сыйфаты күрсәтелә: "Йорт, торак итеп билгеләнгән". Шуны да әйтергә кирәк, яшәү урыны буенча андый йортларда теркәлү (прописка) мөмкинлеге уңаеннан Федераль миграция хезмәте Идарәсенең территориаль органына мөрәҗәгать итәргә.
Белешмә өчен: Татарстанда 8 ел эчендә гадиләштерелгән тәртиптә күчемсез объектларны рәсмиләштерүнең гомуми саны 652763 хокук тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев