Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Десантчы булырга кечкенәдән хыялланган

    Шәһәрле Дмитрий Кузнецов мәктәп елларыннан башлап Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели һәм вакыт җиткәч, нәкъ менә аларга эләгер дип ышана.

    (Тәтеш, 2 август, "Тәтеш таннары").

    Яшь чагында Дмитрий пат­риотик фильмнар карарга яраткан, аларны карап үскән дияргә дә була. Шуңа күрә аңарда хезмәт итәргәме яки юкмы дигән шик тумый.
    Сигезенче сыйныфны тәмам­лаганнан соң, Дмитрий 2нче шә­һәр мәктәбеннән кадет мәктәп-интернатына күчә. Биредә уку көннәре күбрәк армиянекенә охшаган, тәртип буенча да сорау зур. Парашют белән беренче сикерүне ул кадет буларак башкара. Куркыныч булмады, миңа бик ошады.
    – Кадет мәктәп-интернатында укыган вакытта “Аҗаган”да һәм башка хәрби-патриотик уеннарда катнаштым. Взвод командиры да, команда капитаны да булырга туры килде, – дип искә ала ул.
    2010 елда кадет интернат-мәктәбен тәмамлый һәм чыгарылыш кичәсеннән соң икенче көнне аны армиягә алалар.

     Безнең хәрби комиссари­­атта нинди гаскәрләргә эләгәсең килә, дип сорадылар. Мин: “Һава десанты гаскәрләрендә”, – дип җавап бирдем. Хәер, сәламәтлек категориясе буенча, спецназ яки диңгез пехотасын да сайлый ала идем, – ди Дмитрий.

    Казанда, республика хәрби комиссариатында, егетләребез килгән көнне, Һава десанты гаскәрләре сафларына җыю булмый. Тик очраклы рәвештә яки язмыш кушуы буенча гына Ульяновскида урнашкан аерым гвардия десант-штурм бригадасы офицеры барлыкка килә. 
    – Әңгәмә үткәрелде. Безне берәрләп кабинетка чакырттылар, хезмәт итәргә телисезме, биеклектән куркасызмы, парашют белән сикергәнегез бармы, дип сорадылар. Сайлап алу узганмы, юкмы икәнлеген, әңгәмәдән соң офицерның кайсы якка җибәрүеннән аңлашыла иде: уңга – үттең, сулга – юк, – дип уртаклаша Дмитрий.
    Җыелма пунктта форма алганнар, хәрби частькә кичен барып җиткәннәр.
    – Беренче өч көн бик әйбәт булды, бернинди наряд та юк иде, ә аннары чын хезмәт башланды. Өстәвенә, антка кадәр вакыт озак сузыла, аны кабул иткәннән соң көннәр тизрәк уза. Парашют белән беренче сикереш алдыннан әзерлек эшләре алып барыла: тренажерларда дөрес итеп төшәргә, парашютны җыярга өйрәттеләр, – дип сөйли Дмитрий.
    Боларның барысы да аның өчен яңалык түгел, яшь кешенең билгеле бер тәҗрибәсе була. Аның сүзләренә караганда, гражданкада һәм армиядә парашют белән сикерүдә аерма юк. Парашютның диаметры гына аерыла, беренче очракта ул 6-7 метр, икенчесендә – ун метр.
    Дмитрийны армиядә хезмәт итү үзгәрттеме икән? Ир-атлар коллективының йогынтысы бар, бераз кырыслана төштем, дип саный ул. Ә гомумән алганда, ул шундый ук булып калган һәм Һава десанты гаскәрләренә хөрмәтен сак­лап калган: ел саен Һава десанты гаскәрләре көне уңаеннан митингта катнаша, ә автомобильнең арткы пыяласында ачылган парашют сурәтен һәрчак күрергә була.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: