“Дөнья рәссам күзлегеннән”
Чара барышында китапханәчеләр укучыларны күренекле рәссамның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, рус музеена виртуаль экскурсия ясадылар, анда аның рәсемнәре куелган иде.
(Тәтеш, 16 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). 15 ноябрь көнне үзәк китапханәнең уку залында “Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы” ДАҺБУ студентлары өчен Илдар Касыйм улы Зариповка багышланган “Дөнья рәссам күзлегеннән” дип исемләнгән чара үткәрелде.
Чара барышында китапханәчеләр укучыларны күренекле рәссамның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, рус музеена виртуаль экскурсия ясадылар, анда аның рәсемнәре куелган иде.
Чара ахырында аның рәсемнәреннән торган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда Илдар Касыйм улы Зариповның күренекле әсәрләре язылган китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев