Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дуңгызларның кинәт үлүе хакында Тәтеш районының ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез

Йогышлы кискен чир - дуңгызларның Африка чумасы (ДАЧ) - елның теләсә кайсы фасылында төрле яшьтәге һәм токымдагы кыргый, йорт дуңгызларын зарарлый.

Октябрьнең ярты аенда Рязань өлкәсенең өч тыюлыгында кабаннар үләксәсеннән алынган патологик материалларны тикшерү ДАЧ нәтиҗәләренең уңай булуын күрсәткән. Әлеге чиргә карата вакцина юк. Шуңа да дуңгызларның үлеме котылгысыз. Кешеләр өчен вирус куркыныч түгел.
Авыру чыганагының таралу факторлары: азык, көтүлек, начар дезинфикцияләнгән транспорт, ашханә калдык­ларын зарарсызландырмый файдалану.
Районның баш ветеринария врачы урынбасары Юрий Деревенский хәбәр иткәнчә, профилактика максатларында шәхси хуҗалыклардагы дуңгызларның канын һәм кабаннарның үләксәләрен тикшерү анализлары даими үткәрелә. Белгечләр шәхси йорт хуҗаларына дуңгызларны тышка чыгарып йөртмичә, абзарда гына асрарга киңәш итәләр. Алар азыгында терлек калдык­ларыннан җитештерелгән һәм пешереп җиткерелмәгән ризыклар булмаска тиеш. Кимерүчеләр һәм бөҗәкләрне юк итү белән даими шөгыльләнергә. Дуңгызларны хуҗалыкта суярга һәм алдан тикшерми, ветеринария-санитария экспертизасы үткәрми торып итен, эч-башын сатарга ярамый. Чучкаларны һәм алардан әзерләнгән продукцияләрне читкә чыгару һәм кертү ветеринария документлары нигезендә генә рөхсәт ителә. Терлек үләксәләрен, эшкәртелгәннән соң калган калдыкларны чүплекләргә һәм юл кырыйларына ташламаска. Дуңгызларның авырып китүләренең бөтен очрак­лары һәм кинәт үлүләре хакында кичекмәстән Тәтеш районының дәүләт ветеринария берләшмәсенә ­2-81-13; 2-87-74; 2-88-31 телефоннары аша хәбәр итәргә.
Игьтибарга: ДАЧ авыруының килеп чыгуына сәбәпче булган яки шуңа каршы чара күрмәгән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев