Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Эчәргәме, яшәргәме...

    Россиялеләрнең гомер озынлыгы турыдан-туры алкоголь куллануның артуына бәйле.

    Безнең район да искәрмә түгел. Тәтеш медиклары мәгълүматлары буенча үзәк район хастаханәсенең наркология кабинетында "алкогольгә бәйлелек" диагнозы белән 162 кеше исәптә тора. Әмма бу айсбергның күзгә күренгән өлеше генә, диясе килә.
    Район башлыгы кушуы буенча медицина хезмәткәрләре авылларда алкогольгә бәйлелек хәлләренә аналаз ясадылар. Нәтиҗәләр коточмалы.
    Ринат Салаватул­лин, "Тәтеш үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы:
    "Районның 50дән артык торак пунктындагы хәлләрне анализлап, алкогольдән явызларча файдаланучылар булмаган авылны табуы читен дигән нәтиҗәгә килдек. Тулы булмаган мәгълүматлар буенча, 40 авылда 396 кеше - барлык олыларның 5 процентка якыны эчә. Шуларның 25 проценты - хатын-кызлар, 70 проценты - хезмәткә ярак­лы, әмма эшләмәүче гражданнар. Салмановка, Ивановка, Олы Бисәр, Кашка, Байраш, Кече Тормы, Кече Шәмәк, Кече Бисәр, Кадыш, Чуаш Чагылдымы, Сөендек, Башчы, Югары Тархан һәм башка авылларда да эчкечеләр күп. Татар авылларында да андыйларның, шулай ук хатын-кызларның, арта баруы сагайта. Алабирде, Зур Әтрәч, Байраш, Олы Тормы, Келәш, Сөендек шундыйларга керә. Богдашкино, Жуково, Монастырский, Питомник, Чинчурино, Кошки-Новотимбаево хатын-кызлары да эчкече ирләрдән калышмыйлар".
    Катлаулы демографик хәл һәм үлүчеләрнең артуы бу хакта кычкырып әйтергә һәм район дәрәҗәсендә эчүчелеккә каршы нәтиҗәле көрәш алымнарын эзләргә мәҗбүр итә.
    Район администрациясенең, ме­ди­цина, мәгариф һәм ял учреж­дениеләре хезмәткәрләренең, наркотикларга каршы район комиссиясенең, алкогольле продукцияләрнең законсыз әйләнешенә контрольлек буенча ведомство­ара комиссиянең тырышлыгы шуңа юнәлтелгән. Халык җыеннарында шул хакта сүз алып барыла, әмма, кемнәргә бу кагыла, алар мондый чараларга йөрмиләр.
    Икенче мәсьәлә - үзләрен соңгы чиккә җиткергәнче нәрсә эчәләр? Андыйлар алуы җиңел һәм арзан булганны эзлиләр. Ә ул өйдә ясалган сыйфаты шикле спиртлы эчемлек булырга мөмкин.
    Хезмәткә яраклы кешеләрнең 40 проценты алкоголь кулланудан вафат булган.
    Районда шундый бәла сагалап торган торак пунктлар аз түгел. Кагыйдә буларак, андый продукция сатучылар авылдашлары исән калырмы, юкмы дип уйламыйлар, ә табышларын гына кайгырталар. Һәм, ни аяныч, җинаятьчел бизнеслары өчен җәмәгатьчелек гаепләвеннән дә оялмыйлар. Бу мәсьәләдә Пролей-Каша, Монастырский, Кушкуй, Кошки-Новотимбаево, Киртәле, Югары Тархан, Башчы авылларында хәлләр шәптән түгел.
    Алкоголь кеше сәламәтлегенә зыян китерүдән, гомерне кыскартудан тыш, гаиләлар таркалуга, хокук бозуларга, җинаятьләргә сәбәпче була. Әти-әниләре эчүдән бигрәк тә балалар интегәләр.
    Полиция мәгълүматлары буенча, быелның беренче кварталында (узган елның шул чоры белән чагыштырганда) административ җаваплылыкка тартылучылар арткан: спиртлы эчемлекләр эчкән өчен (3кә карата 16), спиртлы эчемлекләр ясап саткан өчен (3 кеше).
    Шул ук вакытта җәмәгать урыннарында алкогольле продукция кулланган өчен балигъ булмаганнарга карата - 8 һәм җәмәгать урыннарына исереп килгән өчен 3 беркетмә тутырылган. Педагоглар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр алкоголь татып караучылар 13 яшькә кадәр яшәргән. Сораштырылучыларның 34 проценты гына үсмерләрнең алкоголь куллануларын гаеплиләр, күпчелек җиңел эчемлекләрнең зыяны юк дип саныйлар.
    Өлкән буынны "тәрбияләүдән" генә алкогольгә бәйле хәлне үзгәртеп булыр микән. Әмма профилактика белән шөгыльләнүчеләрнең барсы да тырышлыкларын сәламәт яшь буын тәрбияләүгә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтергә тиешләр.
    Спорт мәйданчыклары, гаилә белән бергәләп ял итү чаралары, алкоголь куллануының зарары һәм нәтиҗәсе хакында мәгълүматлар күбрәк һәм ачык булсын иде.
    Укучыларыбызның да проблемага карата кайгыртучанлык күрсәтүләрен һәм җәмгыятьне сәламәтләндерүнең, бәлки онытылган, әмма нәтиҗәле чараларын тәкъдим итүләрен телисе килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: