Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Егерме еллык тойгылар

    Зур Әтрәчтә мәчет ачылуның 20 еллыгын бәйрәм иттеләр.

    (Тәтеш, 25 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). Әлеге шатлыклы вакыйганы уртак­лашырга авыл халкы һәм Казаннан, Тәтеш һәм тирә-күрше районнардан, авыллардан имамнар, мәртәбәле кунаклар шактый җыелды. 

    Чара авыл мәдәният йортында корбан мәҗлесе буларак башланып китте. Аны районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов изге догадан башлап җибәрде. Биредә һәркем үзенең йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләрен белдерде. Авыл тарихын өйрәнүче Мөнир Вәлиев җирлекнең тарихы белән таныштырды. Архив материалларыннан алынган кызык­лы мәгълүматларны җиткерде. 

    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әхәт Фатыйхов район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм шәхсән үз исеменнән җыелучыларга тәбрикләү сүзләрен белдерде.  

    “Егерме ел элек булган  вакытларны күрер өчен артка борылып карасак, никадәрле үзгәрешләр булуына аптырап, гаҗәпләнер идек. Бүгенге тормышыбыз нинди җитеш һәм имин. Юллар, йортлар, көнкүреш шартлары яхшы һәм төзекләндерелгән. Шушы изге айлар, матур көн белән котлыйм барыгызны да”, – диде Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев.

    Әлеге шатлыклы вакыйга хөрмәтенә оештырылган мәҗлестә Казанның 1000 еллык мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһанша, Казанда Тәтеш якташлыгы рәисе Харис Камалиев, кунакка кайткан авылдашлары Булат Сибгатуллин, тәтешлеләр Ирфан Халитов, Каратуннан Гыйльфан Гыймадиев, җирлек башлыгы Илнур Юнысов, Кече Әтрәч имамы Мөнәвир хәзрәт Шакиров, Буадан Нургали Минневәлиев һәм башка бик күп кунаклар ихлас теләкләрен ирештерделәр.

    Мәчеткә манара куйган һәм аның тантаналы ачылу мизгелләрен егерме ел элек видеотасмага төшерелгән күренешләрне авыл халкы шул вакытларга кайтып, әлеге минутларны тагын бер кат хәтердән кичерде. Нинди кичереш­ләр һәм тирән тәэсирләр! Арабыз­да кемнәр булган һәм кайберәүләр, ни аяныч, юк инде. Әлеге тойгылар йөрәкләрне нечкәртте, егерме еллык хатирәләрне яңартты. 

    “Нур” ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нургалиев гел шундый шатлыклы очрашулар уңаеннан гына күрешергә һәм бергә җыелырга насыйп булсын иде дип, билгеләп үтте.

    “Тормышлар бик әйбәт, бүгенге рәхәт көнебезгә, муллыкка шөкер итәрлек. Аның шулай матур булуына әби-бабаларыбызның изге теләкләре белән дә ирешелгәндер. Шуңа күрә аларны истән чыгармыйк, изге эш-гамәлләрне яшь буынга да күрсәтеп, өйрәтеп калдырсак иде”, – дигән теләген әйтте Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов.

    Күркәм чыгышлар бүләкләүләр һәм Казаннан килгән Ильяс Халиковның моңлы мөнәҗәтләре белән үрелеп барды.

    “Бүгенге күркәм мәҗлесне авыл кешеләре һәм Радик Галимҗан улының иганә ярдәме белән оештырдык. Аш-су хәстәрен кайгырткан авыл мөслимәләренә, тәмле ризыклар пешереп килгән уңган хуҗабикәләргә хөрмәтебез чиксез. Һәркем үзеннән булдыра алган кадәр өлеш кертте”, – диде әңгәмә барышында авылның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза апа Фәйзуллина.

    Чынлап та, иртәдән кичкә кадәр тырышып-чабып йөргән хатын-кызлар олы мактауга лаек. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: