Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш яки эшләргә теләк юкмы?

Районда эшсезләр янә 2,06 процентка кадәр арткан.

Район башлыгы Валерий Чершинцев моны иң мөһим мәсьәлә дип саный, шуңа да атна саен хезмәт базарындагы хәлләр турында мәшгульлек үзәге директорын тыңлый.

- Сәламәтлеге буенча эшли алмаучыны гына эшсез дип санарга мөмкин, диде Валерий Сергеевич, һәм исәптә торучы һәр кешене ачыклауны таләп итте.Узган атнада гына мәшгульлек үзәгенә эш сорап 14 кеше мөрәҗәгать иткән. Һәм, Владимир Торгашов хәбәр иткәнчә, эштән читләшкән өчен 9 кеше исәптән төшерелгән. Эшсезләрнең уртача яше - 40.

Еш кына исәптә торучыларны бирелә торган пособие канәгатьләндерә, аларның яңадан нәрсәгә дә булса өйрәнәселәре, яки тәкъдим ителгән вакансия буенча эшлиселәре килми. Кайбер гражданнарның яшәү өчен бирелгән пособиене алкогольгә сарыф итүләре, шуның аяныч нәтиҗәләре район башлыгын борчуга сала. Чөнки үлем статистикасында да ике төп сәбәп күрсәтелә - картлык һәм алкоголь.

- Без моннан соң әрәмтамаклар һәм эчүчеләр үрчетеп ята алмыйбыз, - дип басым ясады район башлыгы, - эшкә мохтаҗларны мөмкин кадәр хезмәт белән тәэмин итәргә, ә андыйлар исемлектә булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ра