Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ел ахырына кадәр барлык банклар да биометрик мәгълүматларны кабул итә алачак

Хәзерге вакытта республика территориясендә биометрик мәгълүматларны 30 банкның 130 бүлегендә җыялар.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Диана Авакян). 2019 ел ахырына Татарстанның барлык банклары да универсаль лицензия белән клиентлар – физик затларга хезмәт күрсәтелә торган барлык структур бүлекчәләрдә дә биометрик мәгълүматлар кабул итүне тәэмин итәргә бурычлы. Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бу республика банкларының 250гә якын бүлеге дигән сүз. Хәзерге вакытта республика территориясендә биометрик мәгълүматларны 30 банкның 130дан артык бүлегендә җыялар. Биометрик мәгълүматлар кабул итә торган банк һәм офислар саны, яңа бүлекләрнең бердәм биометрия системасына кушылуына карап, даими рәвештә арта бара», - диде ул.

Әлеге система Россия Банкы инициативасы белән булдырылган. Аның асылы шуннан гыйбарәт: биометрик мәгълүматларны бердәм биометрия системасына тапшырганнан соң, Россиядә яшәүче һәркем читтән торып теләсә кайсы банк системасында авторизация уза, счетлар ача, кредит ала, акча күчерә алачак.
Шәхси мәгълүматларны бердәм биометрия системасына тапшыру өчен мәгълүматны криптографик (шифрлы) саклау чаралары кулланыла.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/16/189860/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X