Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Элекке хаталарны төзәтергә кирәк

"Шартлы" операциясе барышында 40нчы санлы җәзаларны үтәү инспекциясе хезмәткәрләре профилактик рейдларны даими үткәреп торалар.

Шундыйларның берсендә безнең корреспондентыбыз, шулай ук полиция участковыйлары вәкилләре да катнаштылар. Җәзаларны үтәү инспекциясендә учетта торучы егермедән артык кешенең яшәү шартлары тикшерелде. Аларның күбесе яхшы өйләрдә яшиләр, гаиләләре бар, шулай да шартлы җәзалау срогын тутырганнан соң алар тәртип саклау органнары хезмәткәрләре белән башка очрашмаслар дигән ышаныч бар.

Әмма кайбер шартлы хөкем ителүчеләрнең тормышлары өмет уятмый. Мәсәлән, Степан Разин урамындагы бер йортка керүгә үк без аракыдан бушаган шешәләр өеменә тап булдык. Йортта исә, хезмәткәрләр карамагында булган бер кешене генә түгел, ә икене очраттылар. Әмма аларның берсе белән сөйләшү нәтиҗәсез - ул исерек иде. Ә бит егет нинди эшкә генә тотынса да барсын да булдыра торган, әгәр эчмәсә, чит ил машинасы алырлык акча эшләгән булыр иде инде. Ләкин аракы үзенекен итә, баш төзәтер өчен ул үзенең җинаятьләр санын арттырып, кеше йортына керергә дә тартынмый. Йорт хуҗасы үзе дә беркайда да эшләми. "Әлегә эшкә урнашмадым", - ди ул безгә, аның сүзләре буенча урнашуы шикле. Биредә үк без ана хокукыннан мәхрүм ителгән берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган йөкле хатын-кызны да очраттык, ул явызларча алимент түләми һәм, әлбәттә, беркайда да эшләми. Ничек яшиләр, нәрсә хисабына эчәләр дигән сорау килеп туа. Һәм "әниләренең" балаларына кайчан да булса ярдәм кулы сузуы шикле.

Әмма монда ичмасам өйләре җылы иде, ә менә Елгачылар урамындагы бер йортта, Либкнехт урамындагы фатирда бары тик толыптан гына йоклап була. Пионер урамындагы йортта, минем фикеремчә, толып белән дә йоклап булмый, чөнки бина бөтенләй җылытылмый, тыштан караганда биредә кешеләр яши дип бөтенләй әйтеп булмый. Эчкә үтеп кергәч, анда бер ир-атның йоклап ятуын күреп без бик гаҗәпләндек. Ул күптән инде учеттан төшерелгән булып чыкты, шулай да инспекция хезмәткәрләре аның янына кереп чыктылар. Һәм, әлбәттә, очраклы рәвештә түгел, менә шундый беркайда да эшләмәүче, йортларда теләнеп йөрүче, бернинди гигиена кагыйдәләрен дә үтәмәүче кешеләр җинаятьчеләр булалар да инде. Безне ишетеп, ир-ат уянды. Йортта ут булмаганлыктан, фонарь яктысында сөйләшергә туры килде. "Йортта түбән температура булганда йоклап буламы?" - дигән аптыраулы соравыма ул, одеял астында җылы дип җавап бирде. Аның "одеял" дигәне чүпрәк-чапраклар өеме иде. Әмма йортта мич булуы ачыкланды. Ә нишләп соң якмый? Утын юеш икән...

Узган елны да ул шулай ук кыш чыккан, ләкин нәтиҗәсе генә аяныч - шулай бервакыт исерек килеш йоклап китеп, ул "одеял" астыннан аягы чыкканны сизмәгән. Нәтиҗәдә бармакларын өшеткән, хастаханәдә аларны кискәннәр. Узган ел биредә 31 ел төрмәдә утырып кайткан бертуган энесе дә яшәгән, әмма ул мондый шартларда яши алмыйча үлеп китә... Әлбәттә, мондый тәтешлеләр бернинди профилактик рейдларны да аңламыйлар, шулай да, бәхеткә каршы, кайбер башка шартлы хөкем ителүчеләр кылган хаталарын башка кабатламаслар дигән өмет бар. Шунлыктан рейдлар кирәк. Ә соңгысының нәтиҗәсе менә шундый - хөкем ителүчеләрнең өчесе инспекциягә өстәмә әңгәмәгә чакырылдылар, икесе шартлы хөкемнәрен иректән мәхрүм ителүгә алыштырылырга мөмкинлеген аңлатып кисәтелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев